Помидор уңышы мул булсын дисәгез
Иртә яздан төрле яшелчә үсентеләрен утыртып мәш киләбез. Бакчага чыгаргач, уңышы мулдан булсын дип кадерләп үстерәбез.
1. Туфракка чыгарып утыртырга 2-3 көн кала үсентеләрнең аскы 2-3 яфрагын кисегез.
2. Күчереп утыртканда чокырга бераз агач көле салу мөһим.
3. Үсентеләр тиз уңыш бирсен өчен чәчәк атканда бор кислотасы белән коендырыгыз (10 литр суга 5 гр исәбеннән).
4. Үсентеләрнең тиз һәм ныклы үсеше өчен йод катнашмасы сибегез. Моның өчен 3 литр суга 1 тамчы йод тамызыгыз. Шуны сипкәннән соң помидорлар эрерәк булыр.
Онытмагыз: йодның шулай ук помидорларны фитофторадан саклый торган үзенчәлеге дә бар. Моның өчен бары берничә тамчы йод һәм 250 гр сөт кирәк. Шуларны 1 литр су белән кушып болгатыгыз һәм помидорларга сибегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев