Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Подагра, ревматизм, бил авырту һәм төрле артритларны нәрсә баса?

Борынгы заманнарда кешеләр табигать белән бер булып, белеп, һәр нәрсәдән файдаланып яшәгән. Ә без хәзер шифаны аннан түгел, даруханәләрдәге синтетик дарулардан эзлибез...

Аллаһ Тәгалә бер генә нәрсәне дә юкка бар итмәгән. Борынгы заманнарда кешеләр табигать белән бер булып, белеп, һәр нәрсәдән файдаланып яшәгән. Ә без хәзер шифаны аннан түгел, даруханәләрдәге синтетик дарулардан эзлибез. Бүген иң ачуыбызны чыгара торган чүп үләннәренең берсе – сарут турында сөйләшик әле.

Ул үсмәгән бер генә бакча да юктыр. Һәм аның шифасы булмаган бер генә авыру да юктыр, диләр. Аның белән барлык кыргый хайваннар, этләр һәм мәчеләр дәвалана. Кеше өчен ул бозылган матдәләр алмашуын торгызуы белән кыйммәтле.

Тамырлары төнәтмәсе һәм кайнатмасы сары су (водянка), төрле шешүләр, цистит, сидек тормау, бөер һәм үт куыгындагы ташлар, үпкә, бөер, хроник бронхит, эчәк авырулары, шикәр диабеты, гипертония вакытында кулланыла.
Сарут тамырлары подагра, ревматизм, люмбаго (бил авыртуы), төрле артритларны баса торган чара буларак кулланыла. Яңа үсемлекнең согын һәм кайнатмасын җәй дәвамында алырга мөмкин, ул өлешчә күрү сәләтен югалтучыларга яхшы ярдәм итә. Остеохондрозны, хатын-кызларда күкәйлек дисфункциясен, үпкә туберкулезын, экссудатив диатезны, фурункулезны дәвалый. Аны кабул итүгә каршы күрсәтмәләр юк.
Сарут тамырларыннан он тартканнар һәм икмәк пешергәннәр. Бу бодайга караганда файдалырак һәм тәмлерәк. Аннан ботка, кәһвә ясарга була. Ачлык елларында ул барысына да ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев