Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Петуния чәчәген утырту тәртибен беләсезме?

Петуния чәчәгенең орлыклары бик тә вак һәм шуңа аларны чәчү катлау­лы. Драже формасындагы тышчалысын алсагыз җайлырак булачак.

Чәчкәннән соң орлыкларны туфрак белән күммиләр. Савытны үтә күренмәле нәрсә белән дә булса каплыйлар да җылы һәм якты урынга куялар.
Пикировкалау. Моны үсентедә 4-6 яфрак булганда эшлиләр. Яшь үсемлекләрне бер-береннән сак кына аералар һәм савытларга утырталар. Әгәр дә баштан ук аерым чәчкән булсагыз, әлбәттә, пикировкалау таләп ителми.

«Чеметү». Бу үсемлекнең бик актив үсүче очын кисеп алуны аңлата. Мондый процедура петуниягә тизрәк яңа ботаклар үстерергә һәм чәчәккә бөреләнергә булыша. Беренче «чеметү»не үсентедә 5-6 чын яфрак барлыкка килгәннән соң һәм буе 8 сантиметрдан да ким булмаганда ясыйлар. Үсемлек очын әзрәк авыш итеп кисәргә кирәк. Аннары чәчәкне теләсә нинди комплекслы ашлама белән тукландырыгыз. Кисеп алынган өлешен яңадан утыртырга була. Моның өчен аны суга тыгыгыз һәм өстен киселгән пластик шешә белән кап­лап куегыз. Тамырлангач, туфракка утыртырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев