Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Озак яшәү серләре

Озак һәм бәхетле булу өчен, итне сирәк ашагыз, салкынча бүлмәдә яшәгез һәм май эчегез.

  •  Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын.
  • Иң файдалы яшелчә – чөгендер. Аннан кала, фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива.
  •  Итне сирәк ашарга тырышыгыз.
  •  Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар – зарарлы ризыклар.
  •  Аз-азлап, әмма еш ашагыз. Аз ашалсын өчен, су эчегез.
  •  Ураза тоту файдалы, сөякләр җиңеләеп китә, йөрәк тә яшәргән кебек була.
  •  Көн уртасында ярты сәгать йоклап алыгыз.
  •  Ашаганнан соң йокламагыз, чөнки кан куерып, май кан тамырларына утырып кала.
  •  Ачык һавада ешрак булыгыз. Салкынча бүлмәдә яшәгез.
  •  Чикләвек ашагыз, ул безнең баш миенә охшаган. Көненә бер чәй кашыгы чикләвек мае эчегез.
  •  Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз. Алардан дус та, дошман да ясама.
  •  Кәефегез булмаса, күп итеп йөрегез. Су керегез, ул сагышыгызны бетерер. Тән һәм күңел өчен иң яхшы дару – ураза, дога, физик эш.
  • Ашар алдыннан да, ашаганнан соң да су яки чәй эчмәгез.
  • Кибет чәе эчмәгез.
  •  Атнага бер тапкыр чикләвек, алма гына ашап торыгыз. Иртән сигез алма һәм сигез чикләвек әзерләгез. Һәр ике сәгать саен берәр алма һәм чикләвек ашагыз.
  •  Организмыгыз арыган, кулдан эш киткән кебек булса, көненә ике-өч кишер ашагыз.
  •  Ризыкны бер-ике көнлек итеп кенә пешерегез.
  •  Салкын тиеп авырмас өчен, кайнар су белән юынмагыз, көн дә чикләвек һәм сарымсак ашагыз, күп йоклагыз.
  •  Җәй көне күп итеп җиләк ашагыз.
  •  Кешеләргә үпкәләмәгез, алар белән бәхәсләшмәгез.
  •  Балаларга кычкырмагыз, кул күтәрмәгез.

Чыганак: БАЛАМ - БАГАЛМАМ 
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев