Очыш вакыты үзгәрсә – туристны кем кисәтергә тиеш? Җәйге ял вакыты якынлаша, күңелсез хәлгә юлыкмас өчен нишләргә?
Соңгы вакытта туристлар арасында очрый торган күңелсез хәлләрнең берсе – очыш вакыты үзгәрү сәбәпле рейска соңга калу. Кайчак рейс иртәрәк вакытка күчерелә, ә турист бу турыда вакытында белми. Нәтиҗәдә, ул үз гаебе булмаса да, очышка өлгерми һәм сәяхәт өзелә. Мондый очракта туристны кем кисәтергә тиеш – турагентмы, әллә туроператормы?
Фото: ясалма интеллект
Мисал итеп бер очракны карап үтик. Татьяна исемле кыз (исеме үзгәртелгән) туристик путёвка сатып ала. Турпакетка очыш, кунакханәдә стандарт номерда урнашу һәм тулы пансион белән туклану кергән була. Путёвка өчен акча тулысынча түләнә. Турагент аңа электрон билетның маршрут-квитанциясен тапшыра.
Очышка бер көн кала Татьяна авиакомпания сайтында электрон теркәлү үтәргә тели. Әмма шунда ул билетларның гамәлдән чыгарылганын күрә. Рейс вакыты үзгәрүе турында авиакомпания дә, турфирма да аны кисәтмәгән булып чыга. Соңыннан билгеле булганча, очыш вакыты иртәрәккә күчерелгән. Шуның нәтиҗәсендә турист яңартылган рейска соңга кала.
Сәяхәтен дәвам итү өчен Татьянага икенче көнгә очышка билетларны үз акчасына – 36 мең сумга сатып алырга туры килә. Моннан тыш, ул кунакханәдә бер тәүлек өчен түләнгән 4700 сум акчасын да югалта, чөнки бу хезмәттән файдалана алмый.
Закон нәрсә ди?
Россия Федерациясенең 1996 елның 24 ноябрендәге «Россия Федерациясендә туристик эшчәнлек нигезләре турында»гы 132нче федераль закон нигезендә, туристик продукт туроператор белән турист (яки заказчы) арасында төзелгән язма килешү нигезендә сатыла. Бу килешү Россия, шул исәптән, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга туры килергә тиеш.
Закон буенча турист сәяхәткә әзерләнгәндә дә, сәяхәт вакытында да үз хокукларын яклау мөмкинлегенә ия. Әгәр туроператор яки турагент килешү шартларын үтәмәсә, турист килгән зыянны каплатуны һәм мораль зыян өчен компенсация таләп итә ала.
Шулай ук, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон (1992 елның 7 февралендәге 23001 номерлы) нигезендә, хезмәтләр тиешенчә күрсәтелмәгән очракта, кулланучы килгән зыянны тулысынча каплатуны таләп итәргә хокуклы.
Суд карары
Бу эшне караганда суд туристка очыш вакыты үзгәрүе турында хәбәр ителмәвен хезмәтләрнең тиешенчә күрсәтелмәве дип бәяләгән. Нәтиҗәдә, турист түбәндәге зыяннарны кичергән:
- үз акчасына сатып алынган авиабилетлар – 36 000 сум;
- файдаланылмаган кунакханә хезмәте – 4 700 сум.
Суд карары буенча туристка 40 700 сум күләмендәге зыян капланырга тиеш дип табылган. Моннан тыш, туроператордан неустойка, чит акчалардан файдаланган өчен процентлар, мораль зыян өчен компенсация һәм юридик хезмәтләр өчен чыгымнар да түләтелгән.
Кем җавап бирә?
Закон нигезендә, туристик продуктны турагент сатса да, турист алдында төп җаваплылык туроператор өстендә кала. Туроператор туристик хезмәтләрнең тиешенчә күрсәтелүе өчен җавап бирә, хәтта бу хезмәтләрне башка оешмалар башкарган булса да.
Шуңа күрә, туристны очыш вакыты үзгәрүе турында вакытында кисәтмәгән очракта да, суд еш кына җаваплылыкны туроператорга йөкли.
Һәр очрак – аерым
Шуны да онытмаска кирәк: һәр очрак аерым карала. Әгәр турагент туристка шалтыратып, хәбәрләр җибәреп кисәтергә тырышкан, әмма турист телефонга җавап бирмәгән яки смс хәбәрләрне укымаган булса, җаваплылык дәрәҗәсе башкача бәяләнергә мөмкин.
Белгечләр туристларга сәяхәткә чыгар алдыннан очыш вакытының үзгәрмәвен авиакомпания сайтында яки турфирма аша тикшереп алуны киңәш итә. Бу гади генә чара күп кенә күңелсез хәлләрдән сакларга мөмкин.
Язма ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы биргән мәгълүмат буенча әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев