Нормадан артып китүче холестеринны нинди җимешләр ярдәмендә көйләргә мөмкин
Холестеринга каршы файдалы үләннәр.
Җимешләр белән дә киметеп була аны.
1. Карлыган.
1 стакан суга 2 аш кашыгы кипкән карлыган салып төнәтегез. Көнгә ике-өч тапкыр 0,5–1 стакан эчегез.
2 стакан суга 2-3 аш кашыгы карлыган яфрагын төнәтеп, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.
2. Камырлык чәчәкләрен һәм җимешләрен җыеп киптерегез. 1 аш кашыгы камырлык чәчәге яки 2 аш кашыгы җимешен 1,5 стакан су салып, төнәтмә әзерләгез. Көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала, өч тапкыр эчегез.
3. Күрәгә + әстерхан чикләвеге + йөземне иттарткычтан чыгарып, бал кушып ясалган катнашма кандагы тимер күләмен генә арттырып калмый, организмны витаминнар, минералларга да баета, кандагы начар холестеринны да чыгара.
Сорау: – Ни сәбәпле холестерин нормадан артып китә:
Җавап:
- - ялкынсынулар,
- - инфекцияләр, артык авырлык
- - артык шикәр,
- - тәмәке тарту, хәмер куллану һ.б.
- - үт куыгы эшчәнлеге бозылса да холестерин арта.
Киңәш!
Артык авырлык белән көрәшергә. Дөрес туклануга күчәргә.
Рационга күбрәк клетчатка өстәгез: яшел үләннәр, салат яфрагы, яшелчәләр. Алар артык холестеринны, токсиннарны кудыруда ярдәм итәчәкләр. Күбрәк хәрәкәтләнергә, көнгә 10000 адым йөрергә.
Чыганак: Өмет
Автор:Алсу Гәрәева
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев