Ни өчен киселгән икмәк сатып алырга киңәш ителми?
Ә күпләребез киселгән икмәк сатып алырга ярата, тегесе-монысын уйлап та карамыйбыз. Шулай да белгечләрнең киңәшенә колак салырга кирәк.
Беренчедән, мондый икмәккә караганда, кисеп, полиэтиленга төреп сатылганы тизерәк искереп баруы аңлашыла.
Икенчедән, эксперт, Мәскәү дәүләт унитар предприятиесының җәмәгать туклануы кафедрасы доценты Дмитрий Быстров сүзләренчә, кайсыбер җитештерүчеләр яраклылык вакытын арттыру өчен еш кына икмәккә консервантлар өсти.
Киселгән икмәкне тиз генә ашап бетсәләр ярый да ул. Ашап бетәлмәсәләр агуланырга да мөмкин, ди белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев