Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

«Нәрсә ашыйсың, син шундыйсың»: рацион төзүнең топ-5 кагыйдәсе

Роспотребнадзор экспертлары өлкәннәр һәм балалар өчен рацион төзүнең топ-5 кагыйдәсен бирә.

Сәламәтлек, активлык һәм хәтта кәеф – безнең рационга кергән продукт­лар нәтиҗәсе. Кеше ризык белән кирәкле энергияне һәм файдалы матдәләрне ала. Аларның җитәрлек булуы аның көндәлек хәлатен һәм киләчәктә күпме яшәвен билгели.

Сәламәт туклану культурасын яшьтән үк тәрбия­ләү мөһим. Сер түгел, бала күбесенчә ата-аналарга йөз тота, үз-үзен тотышын аларның гамәлләре белән чагыштыра. Бу азык гадәтләрен формалаштыруга да кагыла. Психологлар киңәш итә: әгәр баланы нәрсәгәдер өйрәтергә телисез икән, моны үзегез эшли башлагыз. Әгәр ата-аналарның рационын сәламәт дип атап булмый икән, балалар, мөгаен, алар үрнәгенә иярер.
Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын яхшы якка үзгәртү өчен, сәламәт туклану буенча әлеге әйтелгәннәрне хәзердән үк куллана башлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев