Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Мошенниклар корбаны булмас өчен т угыз алтын кагыйдә

Акча саклау җайлы эш түгел.

Беренчедән, аны җыя белергә, ә аннан соң тагын да авыррагы – саклый белергә кирәк. Кулланучыларның социаль яктан зәгыйфь категориясе – өлкән яшьтәге кешеләр хәзерге финанс мәсьәләләрен начар аңлый. Шуңа да алар еш кына мошенниклар корбаны була. 

Моңа бәйле рәвештә сезнең карамакка үтәргә кирәк булган финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тәкъдим итәбез:

  • 1. Үзегез аңламаган нәрсәләргә акча салмагыз. Бигрәк тә зур керем вәгъдә итсәләр. Онытмагыз, керем никадәр югары – шуның кадәр куркыныч!
  • 2. 1,4 миллион сумнан артык депозит ачмагыз. Нәкъ менә шушы сумма дәүләт тарафыннан иминиятләштерелгән. Әгәр банк ябылса, сезгә бу сумманы гына кайтару гарантияләнә. Әгәр дә вкладка күбрәк акча салырга телисез икән, төрле банкларда берничә вклад ачу әйбәтрәк.
  • 3. Микрофинанс оешмаларыннан (МФО) акча алмагыз. Бурычны бик зур процентлар белән кайтартырга туры киләчәк.
  • 4. Беркемгә дә серсүз, пин-код һәм CVV-код бирмәгез (банк картасының арткы ягында 3 сан). Бу турыда хәтта «банк хезмәткәре» сораса да. Бу мошенникларның таралган схемасы.
  • 5. Банк картасын беркемгә дә бирмәгез. Хәтта кафеда түләргә туры килсә дә. Аны мошенниклар берничә минут эчендә күчереп ала ала, ә күп кенә операцияләр өчен картадан мәгълүматны язып алу да җитә. Шуңа күрә түләү өчен терминал китерүне таләп итегез, яисә карточка белән үзегез барыгыз.
  • 6. Картагыздан серсүзле кәгазьләрне картаның үзе янында тотмагыз (акча янчыгында, сумкада һ.б.).
  • 7. Таныш булмаган номерларга шалтыратмагыз. Хәбәрләр җибәрмәгез. Мошенниклар еш кына мондый схеманы куллана. Телефоннан шалтыратканнан яки хәбәр иткәннән соң, алар сезнең банк картасыннан зур суммада акча үзләштере мөмкин.
  • 8. Бәла-казага эләккән «туганнарыгызга» ярдәм итмәгез. Әгәр сезгә туганыгыз яки якыннарыгыз «авыр хәлдә» дип шалтырата яки күрсәтелгән картага ашыгыч рәвештә акча җибәрергә яки телефон номерына салырга куша икән, беренче чиратта, курыкмагыз. Туганыгыз яки аның якыннары белән элемтәгә кереп, хәлне үзегез ачыкларга тырышыгыз. Сезгә, мөгаен, мошенниклар шалтыраткандыр һәм бернинди ярдәм дә кирәк түгелдер.
  • 9. Картагыз буенча кылынган операцияләр турында смс-хәбәрләр тоташтырыгыз. Кайвакыт бу хезмәт түләүле (аена 50-80 сум), әмма сез һәрвакыт счеттагы калган акча суммасы турында белерсез һәм алдакчыларның шикле операцияләрен вакытында күреп алып, картаны ябарга өлгерерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев