Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Мөселманнарга сызгырырга ярыймы

Һәр эш аның нияте буенча бәяләнә, бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер генә тапкыр әйтмәгән

Кешеләр төрле хәлләрдә һәм төрле сәбәпләр аркасында сызгыралар. Әйтик, кешегә урамнан алда бара торган танышын чакырырга кирәк икән, тавышны ишетмәү ихтималы бар, аның каравы сызгыру аның игътибарын җәлеп итәчәк. Яки ир-егет үзенә ошаган кыз артыннан сызгырып кала, шулай ук кеше яраткан көйләрен сызгырырга мөмкин.

Кемнедер чакыру, туктату яки игътибарын җәлеп итү максатыннан сызгыру рөхсәт ителә.

Башка очракларда, мәсәлән, кеше кемнедер сызгыру ярдәмендә әрләргә маташса яки кыз артыннан комментарий рәвешендә сызгырып калса – бу тыела, ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев