Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Мәңгелек сорау: Ничек авырмаска һәм яшь калырга?

15 – 21 декабрь – Сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт атнасы.

Фото: ясалма интеллект

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, йогышлы булмаган авырулар очракларының 70 проценты вакытыннан алда үлемгә китерә. Шуңа күрә халык сәламәтлеген ныгыту сәламәтлек саклау системасының иң актуаль бурычларының берсе булып тора. Бу юнәлештә сәламәт яшәү рәвеше (СЯР) аеруча мөһим роль уйный.

Күпсанлы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, сәламәт яшәү рәвешенең төп принципларын үтәү – даими физик активлык, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, сыйфатлы һәм баланслы туклану, стресс белән идарә итү – организмны тулаем һәм аеруча йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытуга китерә.

Туклану режимы

Үзегез өчен уңайлы туклану режимын формалаштырыгыз: көненә кимендә 3–4 тапкыр, мөмкин кадәр бер үк вакытта туклану киңәш ителә. Йокларга ике сәгать кала ашаудан тыелырга кирәк. Көндәлек рацион төрле һәм баланслы булырга тиеш. Фастфудтан һәм башка зарарлы ризыклардан баш тартып, җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм ярмаларга өстенлек бирегез.

Көн тәртибе

Дөрес оештырылган көн тәртибе – эш һәм ялның дөрес  чиратлашуы. Көн тәртибе булдыру көн дәвамында күбрәк эш башкарырга һәм артык арудан сакланырга ярдәм итә.

Йокыны җайлау

Кеше көн саен якынча 8 сәгать йокларга тиеш. Иң уңайлы йокы вакыты – төнге унике тулганчы. Йокы урыны артык каты да, артык йомшак та булмаска тиеш, ә йоклар алдыннан бүлмәне җилләтү файдалы.

Физик активлык

Иртәнге зарядка көне буе энергия һәм яхшы кәеф бирә. Үзегезгә ошаган, рәхәтлек китерә торган спорт төрен сайлагыз. Иң гади һәм һәркем өчен кулай вариантлар – иртәнге йөгерүләр һәм саф һавада көндәлек җәяү йөрү. Алар махсус әзерлек таләп итми һәм теләсә кайсы яшьтәге кешеләргә туры килә.

Организмны чыныктыру

Чыныктыруны кар, кояш, һава һәм су ярдәмендә башкарырга мөмкин. Чыныктыру организмның чыдамлылыгын арттыра һәм яшәрергә ярдәм итә. Төп принцип – даимилек. Процедура вакытын,  организм үзгәрешләргә җайлашсын өчен әкренләп арттыру мөһим.

Зарарлы бәйлелекләрдән баш тарту

Зарарлы бәйлелекләрнең стандарт җыелмасы һәркемгә таныш: тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар. Әмма һәр кешенең үз проблемасы булырга мөмкин – кемдер артык ашаудан, кемдер компьютер каршында озак утырудан зыян күрә. Үз яшәү рәвешегезгә читтән карап, кайсы гадәтләрдән баш тартырга кирәклеген аңларга тырышыгыз.

Акыл сәләтен саклау һәм үстерү

Кеше физик сәламәтлеген генә түгел, акыл мөмкинлекләрен дә сакларга тиеш. Баш миен башваткычлар, китап уку, логик уеннар, чит телләр өйрәнү һәм компьютер программаларын үзләштерү ярдәмендә күнектереп була. Мөмкинлекләр күп, һәркем үзенә якын булганын сайлый ала.

Шәхси гигиена

«Чисталык – сәламәтлек нигезе», – ди халык. Шуңа күрә тәнне һәм киемне көн саен тәртиптә тоту мөһим. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәү күп кенә куркыныч йогышлы авырулар үсешенә китерергә мөмкин.

Стресска чыдамлылык

Килеп чыккан проблемаларга һәм уңышсызлыкларга тынычрак карарга тырышыгыз. Көчле тискәре эмоцияләр еш кына психосоматик авырулар үсешенә сәбәпче була. Стрессны җиңәргә яраткан шөгыльләр һәм спорт ярдәм итә. Эмоцияләрне контрольдә тотып, тормышка гадирәк карау файдалы.

Профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация

Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен даими рәвештә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үтү тәкъдим ителә. Бу авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм дәвалавын вакытында башларга мөмкинлек бирә.

Бу гади, әмма нәтиҗәле киңәшләрне үтәп, сез сәламәтлегегезне ныгытырсыз һәм үзегезне күпкә яхшырак хис итәрсез.

 

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев