Мандарин кабыгын дару урынына кулланып була
Мандарин кабыкларын чүп чиләгенә ташларга ашыкмагыз.
Фото: ясалма интеллект
Бронхит булганда
2 аш кашлагы кипкән мандарин кабыгы өстенә 1,5 стакан кайнар су коегыз. Барлыкка килгән шушы эчемлекне 5 минутка әкерен янган ут өстенә куеп алыгыз, аннан 1 сәгать томалап тотыгыз. Мандарин кабыгыннан ясалган бу даруны җылытып, ашарга ярты сәгать кала, көнгә өч тапкыр 0,5 стакан эчегез. Авырту чигенергә тиеш!
Салкын тигәндә
Туралган бер уч мандарин кабыгын кайнар су белән пешекләп алыгыз да, тар авызлы берәр савытка салыгыз һәм шуның парын 10 минут буе сулагыз. Әмма бу процедурадан соң берәр сәгать тирәсе салкынга чыкмаска тырышыгыз. Фитонцидлар аркасында, мандарин парлары инфекцияне бик тиз җиңәчәк.
Бик нык арганда һәм йокысызлыктан интеккәндә. Яңа гына чистартылган мандарин кабыгын вак итеп турагыз һәм шуны пакетка салып яныгызга куегыз. 15 минут шул кабыкның исен сулагыз. Бу ысул баш авырткан чакларда да булышачак. Цитрус һәм эфир майлары исе аруны юып алачак, стрессны бетерәчәк, тынычланырга һәм тиз генә йоклап китәргә булышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев