МАКАРОН САЙЛЫЙБЫЗ
Макарон сайлаганда, аның нинди оннан ясалуына игътибар итәргә кирәк. Бодайның катылыгына карап, макарон А, Б һәм В төркемнәренә бүленә. Он сорты буенча югары, беренче һәм икенче сортлы була.
Иң сыйфатлы макарон А төркеменә керә, ул каты бодай (дурум) оныннан ясала. Мондый макарон пешкәч изелми, ябышмый. Аның гликемия индексы түбән, ул тазартмый.
Б төркеме макароннары пыяласыман йомшак бодай оныннан ясала. Дөрес пешергәндә, ул формасын саклый. Анда крахмал күбрәк, туклыклы матдәләр азрак. Мондый макарон калорияле.
В төркеме макароннары ипи пешерә торган югары сыйфатлы бодай оныннан ясала. Ул күпкә арзанрак, әмма сыйфаты түбәнрәк, пешергәч ябыша.
Макаронның нинди төркемнән булуы мөһимрәк. А төркемендәге икенче сортлы макарон В төркемендәге югары сорттан файдалырак һәм тәмлерәк тә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев