Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Майсыз ризык файдалымы?

Майсызландырылган ризыклар, чынлап та организм өчен файдалы, ләкин бөтенесе дә түгел. Кеше организмына майлар кирәк, тик мәсьәлә шунда: тәгаен ниндиләре һәм күпме күләмдә.

Майсызландырылган ризыклар сайлап, сез ябыга алмыйсыз. Андый продуктлар кешегә файда китерми, чөнки аларда, нигездә, транс-майлар.

Транс-майлар – ризыкта булган майларның иң зарарлы төре. Аларны химик реакция ярдәмендә үсемлек майларыннан җитештерәләр. Транс-майларның куркынычы шунда ки, организм аларны үзләштерми, шуңа күрә алар канда озак йөри, «начар» холестерин дәрәҗәсен һәм атеросклероз куркынычын арттыра. Моннан тыш, алар бавырны зарарлый, яман шеш куркынычын арттыра һәм ялкынсынуны стимуллаштыра.

  • Майлылыгы аз булган кефир файдалы түгел, чөнки сөт мае булмау аркасында, организм аны начаррак үзләштерә.
  • Майсызландырылган сөт продуктларына өстенлек биреп, сез организмны тиешенчә эшләү өчен кирәкле аксымнардан, майлардан һәм углеводлардан мәхрүм итәсез.
  • Туклану рационында майларның шактый кимүе, ир-атларда импотенция куркынычын һәм хатын-кызларда җенси система эшчәнлеге бозылуын арттыра.
  • Азыкта майлар күләме кимү белән, еш кына аның калориялелеге һәм углеводлар микъдары кимеми, киресенчә, кайчакта хәтта арта.
  • Майсызландырылганган продуктлар, аларга ароматизаторлар, балландыргычлар, транс-майлар, углеводлар, крахмал һәм шикәр өстәү исәбенә майсызлана.
  • Диетологлар продуктларны тулысынча майсызландырылганын түгел, ә «җиңеләйтелгән» дип аталганнарын сатып алырга киңәш итә: сөтнең 3,5% урынына майлылыгы 1,5%лысын, йогыртның каймаклысын түгел, ә сөтлесен, каймакны 20% урынына 10% -15%лысын.
  • Кеше туклана торган ризыкларда Е витаминының төп чыганагы – үсемлек майлары (көнбагыш, зәйтүн һ.б.). Майсызланган продуктларда алар юк, чөнки алардан һәм үсемлек, һәм хайван майлары алына. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев