Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үләннәр җыеп калырга ашыгыгыз

Аларның һәммәсе үзенә күрә бер шифалы үзлеккә ия.

Тукранбаш (клевер луговой) – диабет, туберкулез, салкын тигәннән, йөткергәндә, бронхиаль астмадан, бөер, хатын-кыз авырулары булганда организмны ныгыту һәм витамин чарасы буларак, төнәтеп яки чәй итеп кулланалар.


Кырлыган (Иван-чай) – ул тынычландыру, авыртуны басу, көзән җыерудан коткару сыйфатына ия. Аны баш авыртканда, гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда, простатиттан кулланалар.


Юеш үлән (мокрица) – без аны чүп итеп утыйбыз, ә ул бик файдалы үсемлек. Аны медицинада гына түгел, кулинариядә дә киң кулланалар. Аңарда авыртуны, ялкынсынуны басу, антисептик сыйфатлар бар. Бу «чүп үләне» авитаминоздан, арыганнан, үпкә, бавыр, ашказаны-эчәклек, калкансыман биз һәм хатын-кыз авыруларыннан, геморройдан ярдәм итә. Элек аны авылларда «похмель синдромы»ннан котылу өчен кулланганнар.


Юкә чәчәге – аны бөтен чәчәге ачылып беткәнче җыялар һәм 50 градуста тиз генә киптерсәң яхшы. Озак киптергәндә файдалы сыйфатларының бер өлешен югалта. Аны борынгы заманнардан бирле бактерияләргә, ялкынсынуга каршы, тир һәм сидек кудыру, какрык чыгару, көзән җыерудан кулланганнар.


Санап үтелгәннәрдән тыш, башка үләннәрне дә җыялар. Алар арасында канлы үлән (чистотел), чамбыр, тимьян, лаванда һәм башка күп төрлеләре бар. Әзерләгән табигать бүләкләренең шифасы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев