Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кыш, җәмәгать

Кышкы салкыннарда чыдасын өчен организмга ничек ярдәм итәргә?

Суык вакытта кеше организмына иммунитетның көченә ярдәм итүгә күбрәк энергия кирәк. Шуңа күрә, беренче чиратта дөрес туклану мөһим. Ризык югары калорияле һәм туклыклы булырга тиеш. Көненә ике литрдан артыграк сыеклык эчәргә кирәк, бигрәк тә яшьләргә. Монда гади су гына түгел, соклар, үлән һәм җиләк-җимеш төнәтмәләре, морс, өйдә әзерләнгән компотлар да керә. Аларда микроэлементлар күп. Тәрәзә төпләрендә суган, петрушка үстерегез – кышын яңа өзелгән яшел үләннәр бигрәк тә кирәк. Кибетләрдән сатып алынган ризыклар витаминнарга бик ярлы. Шуңа, витаминнарны даруханәләрдән алып, организмдагы аларга кытлыкны тулыландыру мәслихәт.


Иң мөһиме – һава торышына туры килерлек итеп киенергә кирәк. Табигый тукымалардан тегелгән киемнәргә өстенлек бирегез, һичьюгы эчтән киелә торганнарына. Кысрык кием туңдыра, аяк киеме бигрәк тә. Кыш – яшьләргә аяк тубыкларын, бил-корсак тирәләрен ачып, көязләнеп йөрер чак түгел. Бу кыланмышлар, һичшиксез, бөер һәм бәвел-җенес органнары системасының җитди авыруларына китерә.

Ничек туңуга һәм өшүгә юл куймаска?
Кешенең салкынга чыдамлыгы организмның каршы торучанлыгына бәйле. Минус дүрт градуста да өшергә сәләтле кешеләр бар. Мондый күңелсезлектән ничек сакланырга?


Тәнегезне чәнештерә, кул һәм аяк бармаклары, битегезнең чеметтерә башлавын тойсагыз, якын-тирәдәге бинага керегез. Җылыну өчен берничә минут җитә.
Табигатьтә вакытта туңуыгызны сизсәгез, аяк-кулларыгыз белән энергияле итеп селкегез, чүгәләп-чәгәләп алыгыз. Бу кан әйләнешен эшләтеп җибәрә. Өшегән урынны кар белән ышкырга ярамый, моны йон бияләй яки шарф белән эшләгез.

Берәр җиргә, табигатькә җыенганда, кечкенә генә термоска булса да кайнар чәй алыгыз.
Өшегән һәм артык туңган кулларны учак өстендә тоту тыела. Чөнки мондый вакытта тире тоючанлыгын югалта һәм өшү өстенә пешү дә алыр га мөмкинсез. Өйдә, 37 градустан да җылы булмаган су белән җылынырга була. Мунча да яхшы булыша. Шикәр яки теләсә нинди татлы әйбер ашагыз – ул организмга энергия «ягулыгы» өсти.


Әгәр дә өшегән, туңган урында авырту бетми икән, табибка күренегез. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев