Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак...

Әле күптән түгел генә ишегалдында каңгылдашып-бакылдашып йөргән каз-үрдәкләребез, матур гына итеп, кемнәрнеңдер катыргыч сандыклары на кереп ятты, кемнәрнеңдер салкын урында ботлары белән өскә карап асылынып тора.

Үзләреннән берәр төрле тәмле ризык әзерләгәнне көтә. Ммм, каз ите тәмлелеккә тәмле дә, файда ягы ничегрәк икән соң? Бу хакта ел саен газетабызда нинди дә булса мәгълүмат бастырабыз инде, быел да искәрмә булмасын.


Каз итенең файдасы аңарда В төркеме һәм А,С витаминнары, фосфор, натрий, калий, магний, кальций, бакыр, цинк, марганец, селен, тимер һәм аминокислоталар кебек кешегә кирәкле микроэлементлар күплеге белән бәяләнә.

Каз ите файдалыракмы, үрдәкме?
Болар, әлбәттә, диетик азык түгел инде. Каз ите үрдәккә караганда майлырак, шуңа авыррак. Әмма каз мае азык буларак та, дәвалау һәм косметик чара буларак та өстенлекне ала. Аның бавыры да файдалы үзлекләргә ия.

Каз ите нәрсәсе белән файдалы?
Майлы булуына карамастан, кан тамырларына холестерин булып утырмаячак. Аксымга байлыгы аркасында аны спортсменнар һәм катлаулы операцияләр кичерүчеләргә ашарга киңәш итәләр. Аның онкологик авырулар килеп чыгу куркынычын киметүен дә билгелиләр. Канда гемоглобинны арттыруга ярдәм итә һәм анемияне бетерә, яралар төзәлүен тизләтә. организмнан токсиннарны чыгарырга сәләтле, иммунитетны ныгыта, нервларны тынычландыра, стресска каршы торучанлыкны арттыра.

Хатын-кызларга
Каз ите тире, чәч, теш һәм тырнакка уңай йогынты ясый – гүзәл затларыбызның матурлыгын сакларга булыша. Кан ясалышын стимуллаштыра, димәк гемоглобин арта. Стресстан ярдәм итеп, кәефне яхшырта, тормыш авырлыкларын тынычрак кабул итәргә сәбәп була.

Ирләргә
Спорт белән шөгыльләнүчеләргә рельеф мускулларын формалаштыру өчен аксым кирәк һәм каз ите монда да ярдәмгә килә. Әмма кыздырылганы түгел. Югары калорияле һәм витаминнар, микроэлементларга бай булуы энергия бирә, ирлек көчен арттыра һәм баш мие эшчәнлеген яхшырта. Каз итен системалы рәвештә куллану картаю процессын акрынайта.

Зыяны


Каз ите ярыйсы гына майлы һәм симерү куркынычы булганнарга ул киңәш ителми. Мондый итне еш һәм күпләп ашау атеросклероз таралуга сәбәп булырга мөмкин. Ул, шулай ук, гипертония, йөрәктә ишемия булганнарга һәм шикәр авырулыларга да файдага түгел. Каз ите озак эшкәртелә һәм үзләштерелә, шунлыктан бавыр һәм ашказаны асты бизенә көч китерә. Панкреатит, үт куыгында таш, холецистит һәм колит диагнозлы кешеләргә, шулай ук, сак булырга кирәк. Гомумән, сәламәт затларга да каз итен атнасына ике тапкырдан да артык кулланмаска кушалар. Ул инде безнең өстәлләрдә болай да сирәк кунак, шулай бит, бәйрәм ризыгы.


Майлы итнең организмга тискәре йогынтысын киметү өчен, аны кыяр, помидор, кәбестә салатлары, салатның яфраклары һәм петрушка белән ашарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев