Кыяр мул булсын дисәң
Түтәлне «коры паекта» тотмагыз;
Үсемлек көч җыйганда – суны иртән сибегез, ә чәчәк атканда һәм уңыш ✔️биргәндә – кич;
Шлангтан көчле агым белән сибәргә ярамый;
Башта кыярларны фосфор белән, ә инде кыярлар барлыкка килгәч – азот һәм калий белән ашлагыз;
Беренче чын яфрак чыккач, кыярны терлек тиресе яки кош тизәге төнәтмәсе белән ашлагыз;
Кыярда «пешкән» урыннар барлыкка килү – ашламаның күплеге билгесе.
Кыярның урта өлеше нечкәрә – артык салкын су сипкәннән.
Кыярның башы очлана, бөкләнә һәм саргая – азот җитми.
Артык кәкре кыяр – дым җитешми.
Грушага охшаган – калийлы ашлама җитми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев