Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Күпләрнең яраткан эчемлеге

Каен суының файдасы күп, зыяны да бар.

Язның быел иртә килүе сөендерә. Халык урманнарга каен суы җыярга ашыга. Аның  файдасы турында күптәннән билгеле. Зыяны да бар икән.

Каен суының составы

Эчемлектә майлар һәм аксымнар юк, углеводлар гына. Витаминнар комплексы да җитәрлек. Составында аскорбин кислотасы күп. Шулай ук В-группа витаминнары өстенлек итә. Каен суындагы натрий, тимер, калий, фосфор, магний, фтор һәм кальций күп авыруларны кисәтергә булыша. Шулай ук кремний, бакыр, титан, барий, марганец та күпмедер күләмдә бар анда. Лимон кислотасы, глюкоза, фруктозадан каен суы әчкелтем-баллы тәмдә.

Каен суының организмга тәэсире:

-организмның саклану үзлеген ныгыта;

-азык үзләштерүне яхшырта;

-кан басымын нормага сала;

-канның циркуляциясен тизләтә, канны чистарта;

-кышкы «йокы»дан соң витаминнар җитмәү белән көрәшә;

-стрессны, хроник аруны киметә;

-озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;

-йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;

-хатын-кызларда менопаузаны җиңеләйтә;

-күрем вакытында мускул тукымасындагы спазмаларны бетерә;

-ирләрнең потенциясен көйли;

-йөрәк эшчәнлеген ныгыта;

-яман шеш авыруларына каршы торуны арттыра;

-бөерләрне, үт һәм сидек куыгын, бавырны чистарта;

-холестеринны чыгара;

-ябыгырга булыша;

-яралар төзәлүгә ярдәм итә;

-тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.

Каен суы нинди очракта дәва була ала?

Тамак авыртканда, ангина вакытында, йөткергәндә бераз җылытылган каен суы файдалы.

Авыз куышлыгын дәвалау өчен яхшы. Кариес вакытында тешне чайкаталар. Теш эмаленә уңай тәэсир итә.

Авыртуны баса торган күп даруларны алыштыра ала.

Салкын тигәндә, аеруча томау вакытында көнгә 1 стакан эчәргә киңәш итәләр. Температура булганда да булыша.

Каен суының зыяны:

Каен бөреләренә аллергиясе булган кешеләргә каен суы эчү тыела.

Консервланган каен суы шикәр авырулыларга зарарлы.

Бөерегез авыртса, башта табиб белән киңәшләшегез.

Сәнәгать объектлары, автотрассалар янындагы каеннардан алынган суны эчәргә рөхсәт итмиләр.

Ашказаны авыртучыларга, бөерендә таш йөртүчеләргә каен суын эчүдән тыелырга кирәк.

Әлбәттә сакчыл гына әлеге эчемлекне кулланыгыз, аны алганда каен агачларына зыян салмый, рәҗетми, ипләп эш итегез. Файдасы тисен!

Чыганак:«Өмет» гәзите | газета «Омет»
Автор:Ильфира Нигматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев