Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Күңел дәфтәренә

Карлыган бөреләре ачылгач яшелчә һәм чәчәк культураларын чәчәргә ярый.

  • Каен бөреләре ачылган икән, димәк җир биш сантиметргача җылынган. Иртә өлгерә торган бәрәңге һәм иртә утыртыла торган яшелчәләрне утыртырга ярый.
  •  
  • Каен яфрак яра башлагач редис, кишер һәм башка тамыразыклар чәчәргә ярый.
  •  
  • Каен «чәчәк атарга» җыена икән, димәк җир ун сантиметргача җылынган, томатларны ачык грутка утыртырга ярый.
  •  
  • Тузганак җир ун сантиметра кадәр +6...+8 градускача җылынгач чәчәк ата.
  •  
  • Бәрәңгене шомырт чәчәк аткач утырталар.


Бер чиләк суган кабыгына бер чиләк кайнар су салырга һәм биш тәүлек төнәтергә. Сөзәргә һәм бер литр катнашмага ике грамм әче яки дегет сабыны кушып болгатырга. Шуны сиптереп, үсемлекләрдәге кирәксез җан ияләреннән (гөблә, пәрәвез бете, трипс, кәбестә күбәләге, колорадо коңгызы) котылырга була.

Кишергә, тишелеп чыкканчы, даими су сибәләр. Ә инде яшеллек күренгәч, 12-15 көн сипмиләр (бик коры көннәр тормаса, әлбәттә). Бу аның тамырларына тирән китәргә мөмкинлек бирә.

Бакчагыздагы туфракның әчелеген ничек белергә? 3-4 карлыган яки шомырт яфрагын бер стакан кайнар суда төнәтергә. Суынгач сөзеп, шуңа бакчагыздагы туфракны салырга. Әгәр дә су кызыл төскә керсә – туфрак әче, ә инде яшькелт төс алса – әз генә әче, зәңгәр төсмер – туфракның нейтраль булуын аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев