Күкрәк сөтенең һәр тамчысы файдалы
Табиб киңәш бирә!
Күкрәк сөте – ананы сабые белән бәйли торган иң изге, кабатланмас җептер. Табиблар да: «Күкрәк сөте сәламәт тәнле, зирәк акыллы бала үстерергә ярдәм итә», – дип сөйләүдән туктамый.
Күкрәк сөте белән имезү – балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә тәэсир итүче туклыклы матдәләр белән тәэмин итүче чара. Яшәвенең башлангыч чорында сабыйлар өчен күкрәк сөте – алыштыргысыз һәм үзенчәлекле продукт. Аның составында сабый өчен мөһим булган барлык витаминнар һәм минераль матдәләр бар, алар аны төрле авырулардан саклый, нәнинең эмоциональ халәтенә һәм үзен тыныч тотышына тәэсир итә.
31 июль – 6 август күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыру атнасы уңаеннан газета укучыларыбызга Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова үзенең киңәшләрен бирә:
– Һичшиксез, күкрәк сөте туклыклылык кыйммәтенә ия, ул җиңел эшкәртелә, төрле кирәкле үзенчәлекле матдәләргә бай, аның составында үсеш факторы, гормоннар, ферментлар, тиешле күләмдә су бар, баланың кече яшьтән үк физик һәм акыл үсешен тәэмин итә, бар яклап файдалы, – дип аңлата ул. – Күкрәк сөте белән имезү – туклыклы ризык кына түгел, ә гомум психофизиологик процесс булып, ул хатын-кызга ана буларак формалашырга ярдәм итә. Сабыен күкрәгенә кочып имезгәндә, алар арасында ныклы элемтә урнаша. Ана нәнинең телен, хисләрен аңлый башлый һәм әни роленә керә.
Ана һәм бала, гомумән, гаилә өчен күкрәк сөте белән имезү процессы зур әһәмияткә ия. Хатын-кызның бала тапканнан соң тизрәк терелүенә, күңеле тынычлануына йогынты ясый, кан югалту һәм анемия, күкрәк бизендә яман шеш, онкология, остеопороз авырулары хәвефен киметә. Матур буй-сынны саклауга, мастопатия үсешен профилактикалауга тәэсир итә. Гаилә бюджетын экономияли, чөнки сөт катнашмалары сатып аласы юк. Ә ясалма азыклар белән тукланучы бала чиргә тизрәк бирешүчән була, чөнки аның иммунитеты какшый. Күкрәк сөте куллану һәрвакыт уңайлы, чөнки аны җылытасы юк, ул кирәкле температурага «корылган», нарасыйны теләгән вакытта имезергә була.
Күкрәк сөте баланың гел үзгәреп торган ихтыяҗларына яраклаша ала. Мәсәлән, сабый авырганда, сөттә пассив иммунитет формалаштыру өчен кирәкле саклагыч компонентлар дәрәҗәсе арта. Ул балага йокы һәм уянуның тиешле ритмнарын формалаштырырга булыша, чөнки алар әле баланың беренче өч аенда билгеләнмәгән була. Андый балалар интеллект тестларын яхшырак башкара, артык авырлыктан сирәгрәк интегә, соңрак диабет һәм симерүгә азрак бирелүчән була.
Күкрәк сөте белән уңышлы имезү принциплар
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уңышлы имезү факторлары исемлеген китерә. Бу, үз чиратында, балаларның һәм аларның әниләренең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.
- 1. Баланы туганнан соң беренче сәгатьтә үк ана күкрәгенә кушу.
- 2. Ананың баланы беренче тапкыр күкрәгенә кушар алдыннан ашамаган булуы.
- 3. Ана һәм бала туганнан соң бергә булулары.
- 4. Баланы күкрәккә дөрес кушу ананың эффектив имезүен һәм уңайлыгын тәэмин итә.
- 5. Баланы теләгән кадәр имезү. Ул чакта ул тук һәм тыныч була.
- 6. Баланың туклану вакытын үзе көйләве. Имеп туйганнан соң күкрәкне ул үзе ташлый.
- 7. Сөт яхшы төшсен өчен төнге имезү мөһим.
- 8. Күкрәк имгән бала суны өстәмә эчүгә мохтаҗ түгел. Әгәр дә бала эчәргә тели икән, аны ешрак күкрәккә куярга кирәк. Ана сөте 87-90% судан тора.
- 9. Бала имезүне 1,5 –
- 2 елга кадәр (яки ана һәм бала теләге буенча озаграк) саклау. 1 елга кадәр туклану имезүне туктатуның физиологик вакыты түгел, шуңа күрә аны ташларга кирәк булганда, акыллы карарга килү өчен белгечләр белән киңәшләшү кирәк.
- 10. Шешә һәм имезлек куллану яхшы түгел. Алар түбәндәге проблемаларны китереп чыгарырга мөмкин: сөт җитмәү, күкрәк җәрәхәтләре һәм имезгәндә борчылу. Әгәр өстәмә туклану кирәк булса, аны имә алмый торган әйберләрдән (чынаяк, кашык, стакан) генә бирегез.
Әлбәттә, табиблар киңәшенә колак салырга бик кирәк. Бу уңайдан диндә дә: «Һәр тамчы күкрәк сөте өчен анага савап языла» диелә. Ана сөтенең могҗизасы Коръәндә дә искәртелә. Халык телендә юкка гына «Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми» дигән гыйбарә йөрмидер. Ана сөте белән балага файдалы матдәләрдән тыш, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелек кебек сыйфатлар, тәрбия дә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев