Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Халыкның сәламәтлеге дөрес туклануга бәйле

Проектта РФнең 80 субъектында 30 миллионнан артык кеше сәламәт һәм баланслы туклану мәсьәләләре буенча белем бирү программаларына җәлеп ителәчәк.

Төбәкләрдә халыкның тук лануын мониторинглау системасы кертелә, кибет киштәләрендә азык-төлек продуктларының сыйфатын тикшереп торыла, яңа санитар кагыйдәләр һәм нормалар кабул ителә.
Бу хакта без «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет оешмасы Яшел Үзән филиалының гомуми гигиена буенча табибы Надежда Александрович белән сөйләштек.
– Азык-төлек продукт ларының куркынычсызлыгы «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге», «Кулланучылар хокукларын яклау», «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге» турында һәм башка законнар белән рег ламентлана. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан РФдә СанПиН эшли һәм ул туклануны оештыру, азык-төлек продуктларының сыйфатын, кеше һәм киләчәк буын сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала. COVID-19 пандемиясе чорында азык-төлек продуктларының зарарсыз булуы аерым әһәмияткә ия.

– Надежда Александровна, бу проект үз эченә нинди юнәлешләрне ала?
– Мөһим юнәлешлә ренең берсе – кибет һәм туклану оешмаларында тәкъдим ителгән азык-төлек продукциясенең сыйфаты күрсәткечләренә лаборатор контрольне көчәйтү. Россия төбәкләрендә 17 сынау лаборатория үзәге җиһазландырылган, анда расланган методикалар нигезендә 12 төркем азык-төлек продукциясенең һәрберсе 10-15 күрсәткеч буенча (витаминнар, микро һәм макроэлементлар, тоз, шикәр, трансизомерлар, антибиотиклар, микроблар белән пычранулар һ.б.) тикшерелә. Соңгы елларда Россиядә куркынычсызлык күрсәткечләре буенча гигиена нормативларына туры килми торган азык-төлек продукциясенең чагыштырма авырлыгы шактый кимеде: химик пычраткычлар буенча – 6, микроб күрсәткечләре буенча 2 тапкырга дияр лек.

Азык-төлек продуктларын җи тештерү һәм әйләнештә йөртү этапларында аларның зарарлану куркынычы бар, шуңа күрә әлеге әйләнешнең һәр катнашучысы куркынычсызлык өчен җа ваплы булып тора. Әйтик, ул җитештерүче булсынмы, азык-төлекне ташу һәм китереп җиткерүчеме, сәүдә һәм җәмәгать туклануы системасымы, һәм ниһаять, кулланучымы. Әйтик, кулланучының үзенең дә йорт шартларында азык-төлекнең саклау режимын һәм санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәве мөһим.

– Проектта мәктәп укучылары тук лануы мәсьәләсе ничек карала?
– Укучыларның тук лануының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. 2021 елда илнең 49 төбәгендәге мәктәпләрне тикшерү планлаштырыла. Сәламәт туклану баланың гармонияле үсешенә китерә. Ризыкта кирәкле витаминнар һәм минералларның булуы, калориялелекнең баланың энергия чыгымнарына туры килүе мөһим.

Кулланучылар хокук ларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәктәптә балаларны дөрес тукландыруның 5 адымын тәкъдим итә. Шуларның беренчесе – балаларга оптималь шартлар тудыру. Аңа, аерым алганда, һәр сыйныф өчен уңайлы һәм функциональ утыр ту урыннары оештыру, ашханәдә кулларны юу, өзлексез рәвештә салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, сабын һәм киптергечләр булу, ашханәне чистарту, савыт-саба юу һәм эшкәртү режимын үтәү, көн саен вирус режимы буенча дезинфекция чаралары үткәрү, ризык кабул итү өчен тәнәфес вакытының җитәрлек булуы – кимендә 20 минут.

Икенчесе – ризыкларның тәмле итеп әзерләнүе. Балаларга бирелә торган әзер ризыкларның һәм про дуктларның тәме даими тикшерелергә тиеш. Өченчедән – сәламәт туклану принцип ларын сак лау. Менюга витаминнар, микроэлементлар һәм клетчаткалар кертелү шарт. Яшерен тоз чыганакларын (казылык лар, ит һәм балык консервлары, консервланган яшелчә һәм тозлы ризыклар), җиңел үзләштерелә торган продуктлар менюга кертелергә тиеш түгел. Ризык бирү температурасын контрольдә тоту дүртенче шарт булып тора. Аш биргән вакытта гына түгел, ә бала ашаганда да кайнар булырга, аларның калган ризыклар белән туклануына юл куелмаска тиеш. Бишенчесе – дөрес мәгълүмат бирү.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге закон таләп ләре нигезендә, гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга ике тапкыр кайнар аш (иртәнге һәм төшке аш), ә озынайтылган көн төркемендәге балаларга өстәмә туклану оештырылырга тиеш.

Хөрмәтле ата-аналар! Әгәр балагыз тәмсез, салкын ризыкларга, кечкенә порциягә зарланган, тәкъдим ителгән менюда тыелган азык-төлек продуктлары кертелгән яки санитар таләпләрнең бозылулары ачыкланган очракта, сез ТР буенча Рос потребнадзор идарәсенә һәм аның территориаль бүлекләренә язма рәвештә яки сайтка шикаять белән мөрәҗәгать итә аласыз http://www.16.rospotrebnadzor.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев