Кәбестә корткычларына каршы көрәш ысулы
Кәбестә корткычларына каршы көрәш җәй буе дәвам итә.
Бигрәк тә бет бимазалый. Әлеге С витаминына бай яшелчәне 70 процентлы аш серкәсе ярдәмендә саклап үстереп була. Моның өчен бер кашык серкәне 10 литр суга кушып болгатырга да, коендырырга.
Әлеге катнашманы редис, керән, торма, кузгалак, брюква, шалканга да сибәргә була.
Бетләрдән җилләр исәчәк! Болай коендырганнан соң кәбестәгә күбәләкләрнең дә кунасы килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев