Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Казан хастаханәсе табибы көчле гырлауның нәрсәне аңлатуы турында сөйләгән

Кызганычка, саулык билгесе түгел бу.

Баксаң, “баһадирларча” гырлап йоклау – саулык билгесе түгел, ә чир билгесе икән. Казан шәһәре 7нче хастаханәсенең табиб-невролог-сомнологы Кадрия Вәлиева “KazanFirst” хәбәрчесенә шулай дип аңлаткан.

Биредә эш гырлаучының каты тавыш чыгаруында гына түгел. Йоклаганда, тән тукымаларына кислород кимрәк килгәнлектән, инфаркт, инсульт куркынычы арта. Баш мие йоклыйсы урынга сулыш алуны “күзәтеп-барлап” торырга мәҗбүр. Шуның нәтиҗәсендә, йоклаганда апноэ дигән куркыныч янарга – сулыш алу туктап калырга мөмкин.

Табиб әйтүенчә, барлык кешеләр дә вакыт-вакыт гырлый, ләкин бу даими гырлау дигән сүз түгел әле.
Гырлау белән беррәттән, уяна-уяна йоклау, тирләү, төнлә еш бәдрәфкә йөрү, иртәләрен баш авыртып уяну, көндез йокымсырап йөрү, ярсу, хәтер һәм игътибар начараю кебек билгеләр барлыкка килгәндә, һичшиксез, сәламәтлекне тикшерү ягын карарга кирәк.,-  дип киңәш иткән Кадрия Вәлиева.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев