Каз үләне бик күп шифалы сыйфатларга ия
Биредәге язмалар бары тик мәгълүмат буларак кына тәкъдим ителә һәм ул белгеч киңәшләрен алмаштыра алмый. Нинди дә булса халык дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табибка күренергә кирәклеге турында онытмагыз!
Әлеге үләнне нәрсәдәндер файдалы дип уйламыйбыз да. Чөнки ул аяк астында, нәкъ кеше таптап йөри торган сукмакларда рәхәтләнеп үсә. Бездә аны күпчелек бәбкә яки йорт үләне дип атыйлар (русча атамасы – спорыш, птичий горец). Исемен дә, каз, үрдәк, тавыклар яратып ашаганга шулай атаганнардыр инде. Кешеләр нәрсәгә дә санамаган бу табигать бүләге бик күп шифалы сыйфатларга ия һәм аның шундый булуын борынгылар белгән һәм кулланган.
Сидек бүлеп чыгару системасы патологияләре булганда. Гадәттә каз үләне сидек-җенес системасы авырулары вакытында билгеләнә, бу сидек кудыру эффекты белән бәйле. Үлән бөерләрдән таш чыгаруны яхшырта һәм хирургия катнашын булдырмаска ярдәм итә. Шулай ук, микробларга каршы тәэсир итә, бу пиелонефритны (бөер тукымалары ялкынсынуы) профилактикалауда бик мөһим.
Канны туктату үзлекләре. Ул кан китүне туктатырга һәм яра өслеген дезинфекцияләргә ярдәм итәчәк. Элек бу үләнне, дару препаратлары булмаганда, ярага яки җәрәхәткә бәйләгәннәр.
Яраларны төзәтүгә тәэсире. Каз үләненең хайваннарда нәтиҗәле кулланылуы билгеле. Мөгезле эре терлек еш кына бөҗәк тешләвеннән интегә. Мондый яраларга вакланган каз үләнен куярга була. Ул җәрәхәтләрең тизрәк төзәлүенә ярдәм итә.
Кан тамырлары тукымасына йогынтысы. Бу үлән кан тамырлары тукымасына да уңай йогынты ясый. Аның составына керүче компонентлар нормаль кан басымын сакларга сәләтле һәм кан тамырларын тонуслый. Каз үләнен төрле авыруларны профилактикалау максатында кулланырга мөмкин. Анда, барлык органнар һәм системаларның дөрес эшләве өчен мөһим, бик күп файдалы матдәләр, витаминнар күп. Каз үләненең берничә яфрагында гына да аскорбин кислотасының һәм К витаминының тәүлеклек нормасы бар.
Гомуми ныгыту тәэсире. Бу үлән организмны ныгыта, «бөтен нервыларым бетте» халәте белән көрәшә, чыдамлылыкны арттыра һәм кичергән авырулардан соң көч бирә. Еш кына аны йокысызлык, баш авыртулары һәм нерв системасы авырулары вакытында билгелиләр.
Ашкайнату тракты авырулары вакытында. Ул авыз куышлыгы, ашказаны һәм эчәклек, шулай ук уникилле эчәклекнең ялкынсынуын бетерә ала. Үсемлек компонентлары гастрит, диарея һәм метеоризм вакытында уңай нәтиҗә бирә.
Сулыш органнары белән проблемалар булганда. Каз үләнен сулыш органнары авыруларын дәвалау өчен комплекслы терапиягә кертергә мөмкиннәр. Ул бронхиаль астма, бронхит, коклюш һәм плеврит симптомнарын бетерә ала.
Гинекологиядә куллану. Каз үләне составында канны туктаткыч һәм беректергеч файдалы матдәләр күп. Гинекологиядә бу үсемлекне аналыкта кан китүен туктату, фибромиоманы дәвалау өчен, гиперменорея һәм бала булмаудан кулланырга мөмкиннәр. Шулай ук, ул аналыкның бала тудырганнан соңгы чорда тиз тернәкләнүе өчен дә нәтиҗәле.
Каз үләне медикаментоз дәвалауны алыштыра алмый һәм өстәмә терапия чарасы булып тора. Ләкин профилактика чарасы буларак, ул сәламәтлек торышын яхшыртырга һәм дәвалау нәтиҗәсенә ярдәм итә ала.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев