Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Каймак ягылган эремчек бөккәне

Үзе хуш исле, үзе йомшак, үзе тәмле!

Камыр өчен:

  • 350 гр он
  • 3 гр коры чүпрә
  • 100 гр сөт
  • 50 гр шикәр комы
  • 50 гр маргарин (әгәр дә маргаринга каршы икәнсез, атланмай яки үсемлек мае алыгыз)
  • 70 гр каймак
  • 3,5 гр тоз.


Эчлек өчен:

  • 500 гр эремчек
  • 1 йомырка
  • 100 гр шикәр комы.


Өстенә ягу өчен:

  • 200 гр каймак
  • 1 аш кашыгы шикәр комы.


Әзерләү:

Җылы сөткә чүпрә, бер бал кашыгы шикәр комы, 2-3 чәй кашыгы он салып болгатып, күпергәнен көтәргә.
Онны иләргә һәм шуңа тоз, шикәр комын кушып, барлык коры ингредиентлар тигез таралырлык итеп катнаштырырга. Шуңа йомшартылган маргаринны өстәп, уып эре валчыклар барлыкка китерергә. Күпергән чүпрәле массаны да кушып, уртача катылыктагы (артык тыгыз да, артык сыек та булмасын) камыр басарга. Өстен томалап 10-15 минутка калдырып, ул ял иткәннән соң, тигез һәм бертөрле массага әверелгәнче басарга да, кабарырга куярга. Әгәр дә вакытыгыз булса, бер күпергәнне кабат басып, икенче тапкыр кабарганын көтегез. Тыгыз икән, камырны ясый башлагыз.

Эремчекле эчлек өчен аны йомырка һәм шикәр комы белән катнаштырып, яхшылап болгатыгыз. Әгәр дә эремчек бик сулы килеп чыкса, эчлеккә он яки уылган сохари кушырга туры килер.

Камырны 0,5,-1 см калынлыкта дүртпочмаклап җәегез дә, эчлекне ягыгыз һәм бик тыгыз булмаган рулет итеп төрегез. Аны үзегез теләгән киңлектәге кисәкләргә бүлегез. Бөккәннәрне табага тезеп, өстен ябыгыз да, күперсен өчен ярты сәгать көтегез. Мичкә тыгарга 5-7 минут кала болгатылган йомырка белән майлагыз.
180-200 градуста, кызарганчы пешерегез. Өстенә ягу өчен каймакны шикәр комы белән кушып болгатыгыз. Камырны мичтән алгач ук, шуны өсләренә ягыгыз һәм өстен яхшылап томалап, суынганчы яки пешерми башлаганчы тотыгыз.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев