Кавынның кабыгы да файдалы!
Урта Азиядә яшәүчеләр барлык авыруларны да диярлек кавын ярдәмендә дәвалый.
Ул организм тарафыннан бик яхшы үзләштерелә, канны чистарта, бөер һәм бәвел куыгындагы ташларны чыгара, матдәләр алмашын һәм ашкайнатуны яхшырта, бик көчле бәвел куу чарасы булып тора. Кавын азканлылык вакытында алыштыргысыз. Үпкә юллары ялкынсыну, туберкулез, буыннарга тоз утыру, бавыр авырулары белән чирләгәндә бик файдалы. Баш мие һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче өлкән яшьтәге кешеләргә кавынга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Шунысы мәгълүм: кавын баш авыртуны яхшы баса, аксакаллар кавын кабыгын маңгайга һәм чигәләргә куеп тора. Моның файдасын анальгинга караганда күбрәк булуын билгеләп үтәләр.
Әгәр ашыкмыйча 200 грамм кавын ашасагыз, баш авыртуы бетәр.
Кавын кабыгын зур булмаган җәрәхәтләр, яраларга да куеп торыгыз. Болай эшләгәндә алар тизрәк төзәлер.
Кавын ябыгырга һәм тәнне азык калдыкларыннан чистартырга ярдәм итәчәк. Моның өчен бер атна дәвамында бер тәүлеккә 2 килограмм кавынны 5-7 тапкырга бүлеп ашау җитә. Әлеге махсус туклануның үзенчәлеге шунда: гадәткә кергән туклану күләменнән баш тартырга кирәкми. Кавынны тукланганнан соң, 2-3 сәгать узгач ашарга һәм кавын кабыкларыннан сыгылган 0,5 стакан сут эчәргә кирәк. Файдалы матдәләр нәкъ менә өске катламда күбрәк була икән.
Халык арасында бөер, бавыр, бәвел куыгы авыруларын дәвалау өчен чи кавын төшләре күптән кулланыла. Ирләргә аны җенси көчләрен арттыру өчен ашау файдалы, ә баласына күкрәк сөте имезүче аналарга сөтне арттыру өчен кавын төше төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә.
Бөерләр һәм бәвел юлларын чистарту максатында 1 аш кашыгы вакланган кавын төшләре өстенә 1 стакан кайнар су салырга һәм, 3-4 сәгать төнәткәннән соң, көнгә 2 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.
Җенси көчсезлек күзәтелгәндә 3 аш кашыгы вакланган кавын төшенә 3 аш кашыгы бал кушып, көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала берәр аш кашыгы ашарга киңәш ителә.
Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, шикәр авыруы, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте көчәйгәндә кавын ашарга ярамый. Кавынны берьюлы күпләп ашау да киңәш ителми, ул эчәклеккә көч китерергә һәм эчәклек чәнчеп-чәнчеп авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, кавынны тукланганнан соң 2-3 сәгать узгач кына ашарга ярый, чөнки ул башка бер генә ризык белән дә ярашмый. Кавын ашагач, су, сөт, исерткеч эчемлекләр эчү тыела. Аның йомыркалар белән дә дуслыгы юк. Әгәр кавын ашагансыз икән, югарыда билгеләнгән ризыклардан баш тартыгыз.
Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев