Кавын үстерү серләре
Элекке заманнарда безнең якларда кавынны үстерү түгел, сатып алырга да юк иде.
Ә хәзер халык тырыш, күп нәрсәне үз бакчасында үстерә, җылы як нигъмәте дип тормый. Әлеге бахча культурасын тәрбияләүнең үзенчәлекләре белән уртаклашыйк, киңәш артык булмый ул.
Үсентедә дүрт яфрак булганнан соң, очын «чеметеп» куегыз.
Бакчага утыртканнан соң ук, үлән белән мульчалагыз.
Кавын якынча 60 көн үсә, әмма «пасынковать» итсәгез генә!
Әгәр дә аңа кая тели шунда үрмәләргә рөхсәт итсәгез, сабаклары күп булачак, ә кавыны – юк.
Дүртенче яфрактан соң «чеметсәгез», ян-якка үскән ботакларда бик күп җимшәннәр күрерсез. Әмма бер төптә нибары алты данә генә калдырырга кирәк. Бу бик тә җиткән. Теләсәгез, күбрәк һәм тыгызрак утыртыгыз, тик берсендә алтыдан артмасын! Калганнары үсемлекнең көчен генә алып ятачак, нәтиҗәдә берсе дә өлгереп җитмәскә мөмкин.
Туфрактан дым суырмасын өчен, үсә башлаган кавыннар астына әйбер куегыз.
Кавын сезгә кирәкле зурлыкка җиткәч үк, су сибүдән туктагыз.
Тиресле ашлау белән мавыкмагыз – әгәр азот артык булса, яшеллеккә күп үсә.
Кавын комлы туфрак һәм җылыны ярата, ә менә җилдән саклавыгыз яхшырак, ул аны бик өнәп бетерми. Туфракта 26 градустан да ким булмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев