Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Карбыз ашаргамы, кавынмы?

Витаминнар һәм микроэлементлар. Кавында да, карбыз да да микроэлементлар бер күләмдә диярлек: тимер, фосфор, магний, фолий кислотасы, калий һ.б.

Организмны чистарта. Карбыз яхшы гына сидек кудыргыч, шуңа күрә бик күп ашаганда йөрәк ритмының бозылуына китерергә мөмкин. Ә кавын эчне йомшарта, чөнки аңарда карбыздагыга караганда клетчатка 2,5 тапкырга күбрәк. Димәк аны да чамасын белеп кенә ашавыгыз хәерле.
Кан тамырларын һәм иммунитетны саклый. Карбызда, кан тамырларын атеросклероздан сак лый торган җете-кызыл пигментлар – ликопин күп. Шуңа бик шәп антиоксидант булып тора һәм күзнең яхшы күрүен сак ларга ярдәм итә, онкопротектор буларак файдалы, ирләрнең простата бизен саклый, барьер иммунитетын ныгытуга булыша. Кавында ул, шулай ук бар, әмма бик аз.
Карбызда цитруллин аминокислотасы да бар, ул йөрәк һәм кан тамырларына файдалы. Аның каравы кавында С витамины карбызга караганда 4 тапкырга күбрәк. С витаминын безнең организм үзе эшләп чыгармый, шуңа күрә ул бик мөһим.
Тәлинкәдәге бәхет. Кавын ашаганнан соң кешедә бәхет гормоны – серотонин эшкәртелеп чыга башлый. Ә бу хәзерге депрессия заманасында бик тә кирәк.
Карбыз белән кавынны иртәнге яки төшке аштан соң, десерт сыйфатында ашагыз һәм иң күбе 200 грамм.
Аларны аерым ризык итеп ашамагыз, аппетитыгызны генә котыртачаксыз. Кавын һәм карбыз белән, шулай ук аппетитны кузгату һәм эшкәртүгә күп су таләп итә торган клетчатка күп булуы аркасында, кичке аш вакытында да сыйланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев