Кәрәзле телефонның зыянын киметү өчен, түбәндәге киңәшләргә игътибар итәргә кирәк
Кәрәзле телефоннар бер яктан кулланырга уңайлы булса, икенче яктан сәламәтлеккә зур гына зыян сала.
Киңәшләр:
- Телефоннан сөйләшкәндә сүзне кыскарак тоту һәм берничә минут саен трубканы бер колактан икенчесенә алмаштырып тору зарур.
- Әгәр озак сөйләшергә туры килә икән, бу очракта колакчыннар яки телефон өчен гарнитуралар кулланырга мөмкин.
- Мөмкинлек булса, баш тирәсенә китермичә, тавышландыргычтан сөйләшү яхшырак булыр.
- Күзлек киючеләргә күзлекләрен салып сөйләшергә киңәш ителә, чөнки күзлекнең металл саплары электромагнит кырының көчлерәк эшләвен таләп итә һәм шуның нәтиҗәсендә башның нерв тамырларына зыян килә.
- Балаларга уйнау өчен телефон тоттырмау хәерле.
- Элемтә начарланса яки бөтенләй ишетелмәсә, элемтәне тизрәк өзәргә киңәш ителә. Чөнки телефон радиоешлыкларны тотарга теләп, тагын да «көчәнәчәк» һәм сәламәтлеккә зыянны күбрәк салачак.
- Язу өстәле артында утырганда телефонны үзеңнән ярты метр читкәрәк куярга кушыла.
- Төнгә башка бүлмәгә чыгарып кую яки бөтенләй сүндерү яхшы.
- Зарядкадагы телефонны үз яныңа куймаска киңәш ителә.
- Телефонны зарядкага куйганда тышлыгын салдырырга. Бу телефонны кыздырудан саклый. Зарядкага телефонны бөтенләй сүндереп кую яхшы. Аккумуляторга көч әзрәк киләчәк.
- Телефонның үзенең кабельләрен генә кулланырга, әгәр алар яраксызга чыкса, шул ук җитештерүче фирманыкын алырга.
- Телефон зарядка җыйганда аны мендәр астына салмаска, башка әйберләр белән капламаска. Кызып, янгын чыгуы бар.
- Зарядка алган вакытта телефонны бөтенләй кулланмаска.
- 20-80 % аралыгын даими сакларга, ягъни зарядканы 20 %тан төшермәскә, 80 %тан арттырмаска киңәш ителә. Болай иткәндә, телефон аккумуляторы озаккарак чыдар.
- Телефонны кайда йөртсәң, нинди куркыныч яный?
- Арткы чалбар кесәсендә телефон йөртү аякта һәм ашказанында авырту барлыкка китерергә мөмкин.
- Ир кешеләрнең телефонны чалбар кесәсендә йөртүе нәтиҗәсендә мәнинең сыйфаты һәм саны кимүен ачыкланган.
- Күкрәк турысында йөрткән телефон нурланышыннан күкрәкләрдә рак авыруы барлыкка килүе бар.
- Телефонны биткә терәп сөйләшсәң, кулдагы бактерияләр, микроблар биткә күчә.
- Телефон йөртә торган иң куркынычсыз урын булып сумкалар яки куртканың аскы кесәсе санала.
Чыганак: САУЛЫК. ТАТАР халык медицинасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев