Карабодай сайлау серләре
Карабодай — безнең илдә иң күп кулланыла торган ярма. Сатуда аның өч төрен күрергә була: кабыгы гына салдырылган бөтен ярма, вакланган ярма (сечка) һәм яшел карабодай.
Парда эшкәртелгән карабодай көрән төскә керә. Ул ботка пешерү өчен яхшы, аннан таралып торган тәмле ботка килеп чыга. Әмма термик эшкәрткәндә, файдалы үзлекләре кими. Шуңа аксылрак төстәгесен сайларга кирәк. Куе көрән төскә кергәне көчле термик эшкәртү узган, аның файдалы үзлекләре аз. Парда эшкәртелмичә әзерләнгән карабодай аксыл, саргылт яки яшь-келт төстә. Ул озаграк пешә, тәме бар кешегә дә ошамаска мөмкин. Яшел карабодайны озак саклап булмый. Вакланган ярма тиз пешә.
“Экстра”, “Югары сыйфатлы” дигән тамгалар — маркетинг ысулы гына, карабодайның файдасына бернинди йогынтысы юк. Иң файдалы ярма — I сортлы, ул аксылрак төстә була. Карабодайдан күгәрек исе килмәскә тиеш, азрак чүпләре калу норма санала.
Карабодайны өйгә алып кайткач, полиэтилен пакетта калдырмагыз. Капкачы ябыла торган пыяла (банка) яки металл савытка бушатырга кирәк. Корткычлар үрчемәсен өчен, бер-ике тырнак сарымсак салырга була. Духовкада киптереп алырга да мөмкин.
Карабодайны 1 ел гына сакларга кирәк.
Карабодайны "ярмалар патшасы" дип саныйлар. Ул тимер, бакыр, фосфор, кальций, магний, цинк, марганецка бай. АКШ, Көнбатыш илләрендә карабодай мал азыгы гына булып санала. Диетологлар моны, балачактан ашап үсмәгән кешегә карабодайның тәме ошамый, дип аңлата. Карабодай ашкай-нату эшчәнлеген яхшырта, гемоглобинны күтәрә, иммунитетны ныгыта. Канда шикәр дәрәҗәсен нормага салырга булыша, организмны шлаклардан чистарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев