Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Канәфер чәчәге

Әле сирень чәчәген коймаган, җыеп калырга нәкъ вакыты.

Аның шифалы сыйфатлары турында күп сөйләнә, мөмкинлектән файдаланып калыйк.


Мәсәлән, гүзәл затларыбыз битләренә витаминлы һәм яшәрткеч маска ясый ала. Моның өчен кушуч ак канәфер чәчәкләрен изеп, бер кашык өй каймагы һәм бераз бал кушып, барысын бергә болгатырга. Мунчада җылынган биткә сыларга.


Күз күрүен яхшырту өчен чәй дә әзерләргә була. Яңа өзелгән яки киптерелгән канәфер чәчәкләрен чәй кебек кайнар суда төнәтергә. Әлеге җылымса булып суынган чәйдә мамык дискларын манып, 10 минутка күзгә куеп тоталар. Моны төнгә каршы эшләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев