Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кан басымын төшерү ысулы

Югары кан басымы белән бик күпләр интегә, моны замана чире дисәк тә була.

Аны тиз арада кул астындагы әйберләр ярдәмендә ничек төшерергә соң? Берничә киңәш.

тукыма кисәкләрен алма серкәсенә манып, 15-20 минутка ялан аяк табаннарына куярга кирәк.
Кан басымы күрсәткечләрен нормага китерергә тирән итеп сулыш алу да ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә тәндә киеренкелек кими һәм йөрәк эшләве әкренәя. Шулай ук, сулышны чыгарганда беразга тоткарлап торыгыз.
Бөтнекле чәй яки ½ стакан минераль суга бер аш кашыгы бал кушып һәм ярты лимон согы сыгып эчегез. Моны берьюлы эчеп бетерергә кирәк һәм 25-30 минуттан нәтиҗәсен сизәрсез.
1-2 минутка аякларны салкын суга тыгып торырга була. Моннан тыш, кулларны да салкын су астында тотыгыз, битегезне дә суык су белән юыгыз. Шуннан соң салкын суга манылган тастымалны күкрәккә («солнечное сплетение»гә) куеп торыгыз.
Каркаде чәе яки валерьянка, йә булмаса корвалол эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев