Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Каен суы – табигатьнең тәмле бүләге!

Яз җылысы белән бергә табигать уяна. Бу вакыт сүпләр каен суын җыеп калырга ашыга. Бу татлы һәм файдалы эчемлектә витаминнар, минеральлар, шулай ук организмны чистартучы һәм иммунитетны ныгытучы табигый элементлар бар.

Элек-электән каен суына аерым игътибар бирелгән, әби-бабаларыбыз да аны яратып кулланган. Каенда сут хәрәкәте башлануын аны тыңлап карап белгәннәр. Хәзер исә моны белү өчен агачның кечкенә ботагын сындырып карыйлар. Агач яфрак яра башлаганда, каен суы җыю туктала.

Каен суының саклану вакыты бик аз. Аны бал, лимон согы кебек өстәмә консервантлар куллану ысулы белән озайтырга була. Кайбер кешеләр каен суын савытларга тутырып туңдыргычта саклый.

Каен суының файдасы турында күп языла. Күпләп кулланганда, зыяны да булырга мөмкин.

Табигатебез бүләкләргә искиткеч бай һәм юмарт. Чама хисен белеп, комсызланмыйча, мондый бүләктән дөрес файдаланган кеше генә аның рәхмәтенә ирешер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев