Ютәлдән дәва
Һава торышының үзгәреп, җылы температурадан тиз генә суык ягына төшүе күпләрнең сәламәтлегенә «суга».
Тамак карлыга, йөткертә башлый. Әлеге чирдән тиз арада котыласы килә. Бу теләккә ирешүнең бик гади ысулын тәкъдим итәбез. Моңа охшаш рецептны бастырган да идек инде, бәлки кемнәрдер югалткандыр дип, исегезгә төшерәбез, кирәк вакыты бит.
Бронхиттан да булыша.
↪ 250 мл – сөт
↪2 ч.к. – атланмай
↪1 ч.к. – бал
↪0,25 ч.к. – сода
↪1 данә - йомырка сарысы
Сөтне кайнатып, пешермәслек дәрәҗәгә кадәр суытырга һәм атланмай белән бал кушып болгатырга. Аннары сода һәм йомырка сарысын өстәп, яхшылап бутагыз. Мондый катнашманы биш көн дәвамында йоклар алдыннан эчегез. Хәлегезнең яхшы якка үзгәрүен беренче иртәдә үк сизәрсез.
Әгәр дә атланмай урынына туң май куллану мөмкинлеге булса (хәзер аны бик сирәк кеше генә ясый), тагын да яхшы.
Шифасы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев