Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Җире барның җиме бар

2023 елга Бакчачы календаре

 Җир эшен яратучылар, бакчадагы хезмәттән рәхәтлек, тәм табучылар өчен күңелле мәшәкатьләргә бай көннәр якынлаша. Инде тәрәз төпләрендәге үсентеләргә су сибүче өлгерләр дә арабызда юк түгелдер, мөгаен. Әмма, хәтта «заядлый» бакчачыларның да утырту вакыты, сортлар буенча сораулар булмый калмый.


Чәчү вакыты культураның төренә, климатка һәм үсү шартларына, яктыртуны һәм дөрес температура режимын оештыру мөмкинлегенә бәйле. Борыч һәм баклажанны бакчага «күченү» датасына 65-85 көн кала чәчәләр, помидорны – 50-60 көн, кәбестә – 35-40, кыяр һәм ташкабак үсентеләре күчереләсе вакытка 25-30 көнлек була.


Чәчү срокларын санаганда, орлык­лар тишелеп чыгуга вакыт өстәргә онытмагыз. Әгәр кәбестә тишемнәре чәчүдән соң өченче-бишенче көнне, кыяр – дүртенче-алтынчы көндә барлыкка килсә, баклажаннарның тишелеше чәчүдән соң нибары 10-12 көн узгач кына күренергә мөмкин. Орлыкларның шыту вакыты шулай ук аларны саклау һәм эшкәртү шартларына бәйле.


Орлыкны артык иртә чәчсәң, ни була? Өй шартларында үсентеләр сузыла, буйга артык үсә, зәгыйфьләнә. Нәтиҗәдә, үсемлекләрне даими урынга күчереп утыртканнан соң озак тернәкләнә. Бигрәк тә томат, кабак культуралары һәм кәбестә чәчү белән ашыкмасаң яхшырак.
Ә баклажан һәм борыч орлыкларын, киресенчә, февральдә үк чәчүгә әзерләү мөһим. Орлыклары озак тишелгәнгә күрә, әче борыч һәм соң өлгерә торган баклажаннардан башларга кирәк. Орлыкларның тишелешен арттыру өчен, аларны бал эремәсендә (200 мл җылы су + 1 бал кашыгы бал), үсеш стимуляторында (Эпин, Циркон) яки комплекслы минераль ашламада җебетергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев