Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Ипине өйдә пешәребез

Үз кулың белән ясалган ипигә бернинди кибет икмәге тормый ул.

Кирәк була:
1,5 стакан сөт
1 бал кашыгы тоз
1 аш кашыгы шикәр
4 аш кашыгы сыек май
1 стакан кайнар су
15 гр чүпрә
1 йомырка
Он

Сөт, тоз, шикәр комын, сыек майны, бер йомырка агын һәм кайнар суны табакка салып бутыйбыз. Шуңа коры чүпрә белән он салып камыр ясыйбыз. Камырын кулга ябышмаслык дәрәҗәгә җиткереп басабыз. Озаграк басыгыз - эластик булсын. Әзер камырны, өсенә ябып, җылы урынга 1 сәгатькә алып куябыз. Вакыт узгач, табага май сөртеп, камырыбызга теләгән форманы биреп, өстенә йомырка сарысын бер кашык сөт белән бутап, сөртәбез. Камыр табада килеш тагын бер ярты сәгать җылы урында торсын. Шуннан 200 градуска кадәр кыздырылган духовкага якынча 40 минутка тыгабыз. Һәм тел йотарлык икмәгебез әзер!

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев