Йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә, күз күрүен яхшырта, баш мие эшчәнлеген активлаштыра - нәрсә ул?
Кирәкле киңәшләр.
Кирәге чыгар
- Сөт әчемәсен өчен, шешәсен ачкач ук бер чеметем тоз салыгыз, ул озаграк сакланыр.
- Зәйтүн маенда кыздырмагыз, чөнки аның бөтен файдалы үзлекләре табада юкка чыгачак.
- Итле ризык ашаганнан соң ук чәй яки сөт эчмәгез – бу тимер үзләштерелүгә комачаулый. Шулай ук, сыр, эремчек һәм башка сөт ризыкларыннан соң эчелгән каһвә аркасында кальций үзләштерелмәячәк.
- Ач карынга беркайчан да сагыз чәйнәмәгез – бу ашказаны, бавыр, үт куыгы авыруларына китерә.
- Җиләк-җимешле эчлекле пирогның пешкәндә сок агып чыкмасын һәм янмасын өчен, аңа тишекле берничә макаронны вертикаль батырыгыз. Кайнаган сок аның буенча күтәрелер, ә пирогтан агып чыкмас. Әзер булгач, макароннарны алырга.
- Кузаклы әче борычны алып, кисәр алдыннан, кулыгызга үсемлек мае сылагыз: болай аның әчесе кулыгызга сеңмәс.
- Бер порция кишер (туралган килеш ярты стакан) А витаминының киңәш ителгән уртача тәүлеклек нормасының 210%ын тәэмин итүен белә идегезме? Шулай ук, кишер йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә, күз күрүен яхшырта, баш мие эшчәнлеген активлаштыра, бавырны саклый һәм ялкынсынуга каршы үзлеккә ия. Менә шундый файдалы тамыразык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев