Йод җитмәү интеллектны киметә
Күптән түгел, 25 майда Бөтендөнья калкансыман биз көне билгеләп үтелде
Табиб кисәтә!
Йод – микронутриент, аннан башка кеше организмы нормаль эшли алмый. Җир шарында яшәүчеләрнең өчтән бер өлешендә ул җитешми. Бу беренче чиратта калкансыман бизнең эшендә чагыла, аңа безнең метаболизмны, шулай ук психоэмоциональ һәм җенси активлыкны идарә итү роле бирелгән. Йод җитешсезлеге нинди авыруларга китерә һәм аны ничек булдырмаска? Бу хакта без Яшел Үзәннең медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова белән сөйләшәбез.
– Йод җитмәгәнлекне сидек анализы буенча билгеләргә була. Әгәр йодурия дәрәҗәсе 100-150 мкг/л дан артып китсә, йод җитешсезлеге булмавы турында сөйләргә мөмкин. Россиялеләрнең 20-40 процентында калкансыман биз патологияләре бар. Психик һәм физик сәламәтлеккә зыян сала, кретинизмга, онкологиягә китерә. Бала ана карынында үсеш вакытында яки иртә балачакта йод җитмәү патологияләрен күп очракта дәвалап булмый. Иң еш очрый торган авыру – зоб. Зоб безнең эрага кадәр тасвирланган булган. Аның турында мәгълүмат Гиппократ хезмәтләрендә дә бар. Шунысы кызыклы, ул вакытта авыруның чын сәбәбен белмәсәләр дә, аны йодка бай үсемлекләр, диңгез суүсемнәре һәм кәбестәсе белән дәвалаганнар.
– Йод җитешмәүдән кешенең иң нык зыян күргән органы ул калкансыман биз диләр, бу дөресме?
– Йодсыз калкансыман биз нормаль эшли алмый, чөнки бу микроэлемент аның гормоннарының төп өлеше булып тора. Үз чиратында, алар метаболизмны, психик һәм физик активлыкны, йөрәк-кан тамырлары, нерв, җенси системаларның эшен контрольдә тота. Әлеге биз гормоннарында йод дәрәҗәсе кандагыдан 30 тапкыр күбрәк. Йод аңа тиреоид гормоннарын синтезларга мөмкинлек бирә. Әгәр ул җитмәсә, калкансыман биз бөтен көченә эшләп, зурая башлый һәм эндемик зоб барлыкка килә. Хәзер дөньяда «зоб пандемиясе» күзәтелә: 700 миллионнан артык кеше эндемик зоб белән интегә.
– Зоб нинди өзлегүләргә китерә?
– Әгәр дә зурайган биз тиреоид гормоннарының нормаль дәрәҗәсен тәэмин итә алмаса, гипотиреоз, «зоблы йөрәк» һәм шешләр барлыкка килә. Тиреоид гормоннары яралгының ана карынында үсеше вакытында аерым роль уйный. Алар үзәк нерв системасын, баш миен формалаштыру өчен зур әһәмияткә ия. Гормон җитмәү яралгының баш миенә тәэсир итеп, ул баланың тугач акыл үсеше тоткарлана. Йодның табигый дефициты булган төбәкләрдә яшәүче кешеләрнең уртача интеллект коэффициенты йод җитәрлек булган районнардагыдан 15-20% ка түбәнрәк. Кайбер очракларда, әйтик югары радиация зонасында яшәгәндә калкансыман биздә аутоиммун процесс үсеш ала. Шулай ук биз яман шеше – иң киң таралган эндокрин авыру. Гадәттә, беренче симптом буларак рак белән зарарланган урында авыртмый торган төен барлыкка килә. Нәтиҗәдә йоту кыенлаша, тамак авырта, муенның лимфа төеннәре зурая.
– Йод җитмәгәнне ничек билгеләргә?
– Андый кешеләрдә апатия, арыганлык, чәч коелу, тырнаклар сыну, авырлык арту кебек халәт күзәтелә. Йод статусын лаборатория диагностикасы белән генә төгәл белергә мөмкин. Иң ышанычлы тест – кан сывороткасында йодны билгеләү. Ел саен һәркем ТТГ анализы тапшырырга тиеш, ул калкансыман биз гормоннарының дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.
– Ничек профилактикаларга?
– Универсаль һәм нәтиҗәле ысул буларак тозны мәҗбүри йодлау программасын куллану. Россиядә йод дефицитын массакүләм профилактикалау программасының булмавы соңгы ун елда калкансыман биз авырулы кешеләр санының 2 тапкыр артуына китергән. Россиялеләр тәүлегенә уртача 80 мкг йод куллана, бу тәүлеклек ихтыяҗдан 3 тапкыр кимрәк. Кеше тәүлегенә 150-250 мкг йод кулланырга тиеш. Йодланган тозны даими куллану минималь тәүлеклек ихтыяҗын тәэмин итә. Көн саен 100-200 г диңгез продуктын куллану организмны кирәкле күләмдә йод белән тулыландыра. Әмма суүсемнәр белән сак булырга кирәк. 20-90 мг коры ламинариядә тәүлеклек норма бар, шуңа күрә аны контрольсез кулланганда артык доза алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев