Иң зыянлы ризыклар исемлегендә нәрсәләр бар?
Мәсәлән, кысла таякчыклары. Бу – кысла эссенциясе белән болгатылган гап-гади соя. Сояның 95%ы – ГМО.
Натрий глутаматы (Е621). Ул кушылган ризыклар организмда туплана һәм бәйлелек барлыкка китерә.
Транс-майлар. Майлылыгы 72%тан ким булган ризыкларны кулланырга ярамый. Алар артерияләрне тыгылдыра, йөрәк өянәге куркынычын арттыра.
Пластик савытларда аз тозлы балык. Чынлыкта, аз тозлы балык бары тик майда гына һәм аз вакыт саклана.
Арахис. Ул – геннар белән модификацияләнгән (ГМО) продукт. Аңа бөҗәкләр һөҗүм итмәсен өчен петуния гены кертелә. Шуңа күрә чикләвек, һәрвакыт диярлек, яңа җыйгандай күренә.
Тиз әзерләнә торган ярмалар һәм боткалар. Алардагы хуш исләр һәм төсләр – ясалма.
Татлы газлы сулар. Алар, беренче чиратта, сусауга китерә, чөнки составында шикәр яки аны алыштыргыч матдә бик-бик күп. Ортофосфор кислотасы организмдагы микроорганизмнарны үтерә. Аннан тыш, суларда консервант буларак кулланылучы натрий бензонаты (Е211) матдәләр алмашы бозылуга һәм симерүгә илтә.
Колбасалар – 40%ка кадәр яшерен майлар һәм бик күп төрле тәмләткеч кушылмалардан тора. Кайсыбер колбасалар, сосиска-сарделькаларның 80%ы трансгенлы соядан гыйбарәт.
Тавык (кибеттән сатып алынганы). Әлеге итне зарарсыз тулыландыргычлар белән «баетылуын» күпләребез белә. Әмма, аеруча ирләргә, андый тавык итен ашарга ярамый. Чөнки аңа күп күләмдә гормоннар кушыла.
Хуш исләндерелгән чәйләр. Аларга бик күп күләмдә буягычлар һәм кислоталар кушылган.
(Дәвамы киләсе санда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев