Иң файдалы боткалар
Ашыбыз шифа бирсен!
Арпа боткасы (перловка). Анда витаминнар азрак булса да, ул ашкайнатуны яхшырта, организмга көч һәм энергия бирә. Өстәвенә, ярма еш эч кату белән бәйле эчәк авырулары вакытында да файдалы.
Витаминнар: Арпа ярмасында В төркеме витаминнары, клетчатка, үсемлек аксымы бар.
Ләкин, ботка суынгач, тәмен югалта һәм начаррак эшкәртелә.
Тары боткасы. Әгәр сездә йөрәк-кан тамырлары системасы зәгыйфь икән, ул чагында бу ботка бик файдалы булачак. Диетологлар тары ярмасын ашларга өстәргә киңәш итә.
Витаминнар: составында аксым, никотин кислотасы, бакыр, марганец һәм цинк бар.
Ләкин, тарыда майлар бик күп һәм ул озак саклаганда әчергә мөмкин, шуңа күрә пешергәнче аны кайнар су белән яхшылап юарга яки, тәмен киметү өчен, бераз вакытка салкын суда тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев