Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Иммунитетың нинди – сәламәтлегең шундый

Кешегә иммунитетын саклау өчен төнлә йокларга кирәк һәм ул 7-9 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш

Табиб кисәтә!


Иммун системасы турында күп сөйлибез. Чынлап та, ул һәркем өчен мөһим. Әмма хәзер аны ничек сәламәт тотарга? Әгәр дә Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова киңәшләренә колак салсак, сәламәт булырбыз.

Иң беренче чиратта йокыны җайга салырга кирәк. Олы кешегә – 7-9 сәгать, балаларга 10-13 сәгатьтән артык төнге йокы бик мөһим, чөнки иммун системасы органнары нәкъ төнлә актив эшли.
 

Физкультура белән шөгыльләнегез. Мускуллар иммун системасы органнары – лимфа тамырлары өчен мотор булып тора. Лимфа иммун күзәнәкләрен күчерә һәм организмны шлак­лардан чистарта. Тир чыксын һәм организм саклансын өчен көн саен 20 минут актив шөгыльләнү җитә. 17 яшьтән кечерәк булганнарга табиблар физик культура белән атнага 3-5 тапкыр шөгыльләнергә киңәш итә. Өлкәнрәкләргә атнага бер-ике тапкыр 2,5 сәгать җитә. Өлкән яшьтәге кешеләргә җиңелчә тирләү өчен аэроб йөкләнешләр тәкъдим ителә: буыннарга гимнастика, скандинавиячә яки тиз адым белән йөрү.

Ешрак кояшта булырга киңәш ителә. Д витамины белән бергә, кояш безгә яхшы кәеф бирә, стрессны һәм депрессия куркынычын киметә. Кояш ванналарына 15-20 минут җитә.
Чыныгулар да комачауламый. Безнең шартларда моның өчен иң яхшы ысул булып көн саен йөрү, бинаны даими җилләтү, мунча, контрастлы душ тора.


Баланслы ашау мөһим. Иммун системасы өчен төрле протеиннар бик кирәк: балык һәм диңгез продуктлары, йомырка, кош һәм бәрән ите, фасоль, борчак, ярма. Протеин ризыклары ясау өчен тәмләткечләрне киң кулланырга була. Кальций, магний, тимер һәм башка макро һәм микро­элементларның бай чыганаклары – горчица, керән, киптерелгән үләннәр, базилик, петрушка, кардамон һәм башкалар.
Теләсә нинди яшелчәне чикләнмәгән күләмдә кулланыгыз. Мәсәлән, 50 грамм кызыл татлы борычта С витаминының тәүлеклек нормасы бар. Майда пассирланган сары төстәге яшелчәләр А витаминына һәм бета-каротинга бай. Кедр, урман һәм башка чикләвекләр, көнҗет, чиа, җитен орлыклары рационны цинк, селен, Е витамины, тимер һәм башка файдалы матдәләр белән баетачак. Аларны балаларга ашарга тәкъдим итәргә була. Киптерелгән җиләк-җимеш компотларын, нык кайнатмыйча гына, чәй кебек төнәтергә һәм шикәрсез эчәргә кирәк. Туңдырылган яшелчә һәм җиләк куллану да әйбәт. Пробиотикларга һәм пребиотикларга бай ризыклар ашагыз. Традицион тозланган кәбестәдә, кыяр һәм помидорда сөт кислотасы һәм эчәк өчен файдалы микроорганизм­нар бар. Аларны рационга кертсәң, йогышлы авырулар җиңелрәк һәм тизрәк узачак. Пробиотикларга шулай ук теләсә нинди табигый әчетелгән сөт ашамлыклары бай: йогырт, кефир, ряженка.

– Валерия Владимировна, иммунитетны ныгыту өчен иммуномодуляторлар кулланыр­га буламы?

– Бу препаратлар табиб кушуы буенча кабул ителә. Әгәр сезнең диетагыз җитәрлек төрле булмаса, яисә гипо яки авитаминоз билгеләре булса, витаминнарны өстәмә кабул итү кирәк.

– Алкоголь һәм тәмәке белән ничек?

– Алкогольдән бөтенләй баш тартырга кирәк. Этанол иммун системасын зур көчәнеш белән эшләүгә китерә, чөнки ул агу. Спиртлы эчемлекләр организмның саклау барь­ерын көчсезләндерә, витаминнарны һәм минералларны: магний, кальций, B12 кебекләрне юдырып чыгара, кислота балансын боза, бу иртә картаюга һәм җитди авырулар барлыкка килүгә китерә.
Тәмәке турында бөтенләй онытырга кирәк. Организмның кислород белән тәэмин ителеше бозыла, күзәнәкләр җитәрлек туклану алмый һәм иммунитет ярты көченә генә эшли. Төтендәге канцерогеннар –
аллергия, ә сумала аутоиммун авырулар барлыкка китерә. Димәк, иммун системасы үзгәрә һәм үз сәламәт күзәнәкләренә һөҗүм итә башлый.


– Иммун системасы гигиена кагыйдәләрен үтәүгә бәйлеме?

– Әйе, аларны үтәү йогышлы авыруларны кисәтәчәк. Өйгә кайткач, ашар алдыннан һәм йорт хайваннары белән аралашканнан соң кулларны юыгыз. Көнгә ике тапкыр тешләрегезне чистартыгыз һәм профилактик тикшерү өчен теш табибына барыгыз. Көн саен душ керергә һәм балаларда гигиена культурасын тәрбияләргә кирәк. Иммун системасы турында сөйләшәбез икән, стресска каршы торуны исәптән чыгарыр­га ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев