Җимеш куаклары игътибар сорый
Июль – җиләк-җимеш өлгерә торган вакыт.
Туклыклы матдәләр җитешмәве уңыш сыйфатын киметәчәк. Кура җиләге, карлыган һәм крыжовник куакларының макро һәм микро- элементларга кытлык кичерүен көтмәгез, ашлагыз.
Аларга даими рәвештә су да сибәргә кирәк. Дым җитмәве туклыклы матдәләр дефицитыннан да начаррак. Июль иң кызу ай, шуңа куакларга су сибүгә аеруча игътибар итегез. Якынча норма болайрак:
яшь куак – 1-2 чиләк
зур куак – 3-4 чиләк
әле җимеш бирмәүче яңа утыртылган куак – 3-5 чиләк
3-5 еллык агач – 5-8 чиләк
7-10 еллык агач – 12-15 чиләк.
Июль ае «артык» ботакларны да кисү вакыты. Барлык тамыр яныннан чыккан, өске ботакларда вертикаль үсеш алган яшь үсентеләрне дә юк итегез. агачларда скелет ботакларны тәртипкә китерегез.
Уңышыгызны кошлардан саклагыз. Җимешләр өлгерү белән бергә яшь кошлар да «өлгерә» һәм бакчагызга яхшы гына зыян китерергә мөмкин. Аларны куу өчен җилдә җилфердәргә фольгадан флажоклар ясагыз яки куакларыгызга иске балык ятьмәсе ябыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев