Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Икмәк иң зур байлык

Калган кара ипи сохари өчен генә кирәк булмас, аннан гадәти булмаган туклыклы ризыклар пешереп була!

СУГАНЛА ГРАТЕН

Гратен ул – өсте кызарганчы газ мичендә пешкән теләсә нинди ашамлык.

4 порциягә: 8 кисәк багет (озынча күмәч), 2 суган, 200 мл ак коры шәраб, 100 мл су, 150 г каты сыр, тоз һәм тәм буенча борыч, кыздыру өчен ак май кирәк була.
Багетны коры таба өстендә ике яклап кыздырып алабыз. Суганны боҗралап кисәбез, калын төпле сотейникка салабыз. Майда алтынсу төскә кергәнче ыздырабыз. Шәраб салабыз, 5 минуттан - су. Тагын 5 минут тотабыз. Формага ипи салабыз, суган соусы һәм сыр сибәбез. 180 градуслы мичтә 15 минут пешерәбез.
 

АТЛАНМАЙЛЫ-ИПИ СОУСЫНДА ТАВЫК

4 порциягә: 4 тавык боты, уртача суган, 4 кисәк ак икмәк, 3 теш сарымсак, 150 мл сөт өсте, 50 г атланмай, тоз, борыч кирәк була.

Тавыкны атланмайда алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Суганны аерым табада кыздырабыз. Ул үтә күренмәле булгач, вакланган сарымсак һәм икмәк, әзерләнгән итне өстибез. Сөт өсте салабыз, тоз һәм борыч сибәбез. 15 минут пешкәч сүндерәбез.
 

ДЖЕМЛЫ ЗАПЕКАНКА

4 порциягә: 4 баллы күмәч, 100 мл сөт, 3 йомырка, 50 г шикәр, корица, 5 аш кашыгы абрикос джемы, форма өчен атланмай, бизәр өчен вакланган фисташкалар кирәк була.

Күмәчне кисәкләргә турыйбыз. Өстенә сөт, шикәр, корица һәм йомыркалардан әзерләнгән катнашманы салабыз. Ипигә сеңсен өчен 10 минутка калдырабыз. Май белән сыланган формочкаларны джем белән катламнарны чиратлаштырып салабыз. 180 градуслы газ мичендә 30 минут пешерәбез. Кайнар килеш ашыйбыз, өстен чикләвекләр белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

61

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев