Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Язгы авитаминоз

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Гадәттә авитаминоз хәлсезлек, аручанлык һәм йокы килү кебек халәт аша үзен сиздерә. Әле чәч коелырга, тырнак катламнары кубарга, бит шешенкесе барлыкка килергә, теш казналары канарга мөмкин.
Болар барысы да иммунитет кимү билгеләре. Физик тайпылышлардан кала, авитаминоз апатия, игътибарсызлык
һәм баш эшләмәүгә дә китерә.

Ә нәрсәдән шулай була соң?

Үсемлекләр кояш нурларына мохтаҗ булган кебек, кешеләр дә өлешчә кояштан «туклана». Безнең климатта ярты ел кояш энергиясез, түбән температуралы һава торышында яшәү, хәрәкәтләнү һәм витаминнар җитешмәү авитаминоз өчен яхшы шартлар тудыра.

Язгы авитаминоз белән көрәшү өчен 5 төп ризыкны атап үтәргә кирәк:

Балык мае. Бик күпләрнең балачактан ук балык мае тәмсез сыеклык булып хәтердә саклана, тик ул хәзер таблеткалар рәвешендә сатыла һәм Д витаминына, омега-3 кислотасына бай бик тә файдалы продукт булып тора. Аңарда А витамины бик күп, ә бу организмның иммун сис­темасы эшчәнлегенә булышучы антиоксидант. Ул җитмәсә күз күрүе начарлана, тән тиресе картая.
 

Гранат. Авитаминозга каршы көрәштә файдалы продукт. Аны шул килеш тә, коктейльләр һәм салатларга кушып та ашарга була.
Грейпфрут авитаминоз белән берүзе дә көрәшергә сәләтле. Безгә яз көне җитешми торган бөтен төр: А, С, В1, В, һәм Р витаминнары аңарда бар. Ул тагын әле органик кислоталарга һәм клетчаткага бай.

Әче шоколад. Аңарда Р витамины күп. Ул антиоксидантлар кушылмасы белән берлектә вак кан тамырларын ныгыта.
Кипкән җимешләр. Кара җимеш, йөзем, күрәгә, хөрмәдә клетчатка һәм С, Р, В витаминнары күп.

Ә хәзер үзегездә авитаминоз барлыгын-юклыгын тикшереп карагыз.

Сез язын, көз һәм кыш көннәренә караганда да ешрак авырыйсыз.
Язгы авыруны көзге һәм кышкысына караганда авыррак кичерәсез.
Башка ел фасылларына караганда, язын авыррак йок­лап китәсез һәм авыррак торасыз.
Язын кызып китүчәнлек һәм аручанлык барлыкка килә.
Тире һәм чәчләр март аенда матурлыгын югалта.
Язын ашкайнату системасында проблемалар башлана.
Язын физик йөкләнешкә чыдамлык кими.
«Свежий»га караганда пешерелгән яшелчәләргә өстенлек бирәсез.
Өстәлдә яшел үләннәр көн саен булмый.
Саф һавада күп йөрелми.
Боларның күбесе белән «әйе» дип килешәсез икән, димәк, сезгә витаминнар кулланырга бик тә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев