Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яхшы киңәш акчадан кыйммәт

Кирәге чыгып куяр

✅✅✅Машинадагы тырналган эзләрне WD-40 майлы сиптергече яки аның аналоглары ярдәмендә юк итеп була.
Агач әйберләрдәге тырналган урыннарны юк итәргә әстерхан чикләвеге булыша. Зыян килгән урынны чикләвек белән ышкырга гына кирәк.
Кыса торган аяк киеменә спиртлы пыяла юу чарасын сиптерегез. Шуннан соң калын оекбаш белән өйдә киеп йөрегез.
Сусыл эчлекле пирогларны пешергәндә түбәндәге хәйләне кулланыгыз: ага башлавын күргәч үк, пирог астына юка гына ипи телеме куегыз, бернәрсә дә янмас.
Душ кергәннән соң ванна бүлмәсендәге көзге гел томан астында кала. Бу хәлдән котылу өчен көзгегә автомобиль балавызы сылагыз, кипсен. Ә аннары йомшак, коры чүпрәк белән ышкыгыз.
Чүлмәк төбендәге су гөл тамырын черетергә мөмкин. Болай булмасын өчен иске губкаларны кискәләп, туфрак астына салып калдырыгыз. Алар дымны да саклый һәм һава да үткәрә.
Ак аяк киемендәге тапларны теш пастасы белән бетерер­гә була. Алдан проблемалы урынга 10 минутка сылап куе­гыз, ә аннары иске теш щеткасы белән ышкыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X