Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яшүсмергә тәмәке тартуны җиңәргә ничек булышырга, табиб киңәш бирә

Балагызны «юк» дип әйтергә өйрәтегез

4 - 10 декабрь - никотинлы продукция куллануны профилактикалау атнасы.

Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, халыкны тәмәке төтене һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклауга юнәлтелгән дәүләт сәясәте  илдә тәмәке тартуның таралуын  кимүгә китерсә дә, соңгы елларда башка төр никотинлы продукция:  вейплар, электрон тәмәке,  кальян һәм төтенсез тәмәке кулланучылар санының артуын күрсәтә.

Әлеге продуктларның кеше организмына ничек тәэсир итүе хакында халыкның хәбәрдарлыгы түбән дәрәҗәдә булып кала. Моңа тәмәке компанияләренең агрессив маркетингы ярдәм итә. Ул,  беренче чиратта, яшүсмерләргә һәм яшьләргә юнәлдерелгән.


Никотинлы продукция организмга тәмәке продуктлары кебек үк зыян китерә, ә аларның зарарсызлыгы турындагы мифлар тәмәке индустриясенең яхшы планлаштырылган дезинформациясе генә.


Шушы тема буенча  Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы Валерия Феоктистова киңәшләрен бирә:

-Ни өчен яшүсмерләр тәмәке тарта башлый?                                         

  -Тәмәке тартуга кызыксыну гадәттә 12-14 яшьлек балаларда барлыкка килә. Бу яшьтә аларның башкалардан аерылып торасы,  тыелган гамәлләрне кыласы килә. Алар өчен тәмәке балигълык күрсәткече булып тора. Яшүсмергә  тәмәке тартучылар  компаниясенә эләгү дә  зур йогынты ясый. Ата-аналар үрнәге  бик йогышлы. Тәмәке тартсаң, балаңа үрнәк булуны онытырга ярамый. Статистика буенча, тәмәке тартучылар булган гаиләләрдә баланың тәмәкегә бәйлелеге  ихтималы 20% ка югарырак.  

-Яшүсмергә тәмәке тартуны җиңәргә ничек булышырга?

-Ата-ананың бернинди янаулары да яшүсмерне тәмәке тартудан туктатмаячак, шуңа күрә психологларның киңәшләрен тыңлагыз.

Әйтик, баланың ни өчен тәмәке тарта башлаганын тыныч кына ачыклагыз. Басым ясарга кирәкми, сөйләшү ышанычлы булырга тиеш. Онытмагыз, беренче чиратта, гаепне үзеңнән эзләргә кирәк. Балага тәмәке тартуның нәтиҗәләре турында тормышта булган мисаллар белән раслау отышлырак.

Тәмәкедән баш тартканнан соң (ломка, баш авыртулары) нәрсә көткәнен яшермичә сөйләү урынлы, әмма шул ук вакытта тәмәке тартмаучы яки тартучы яшьләр арасындагы танылган кешеләр турында мисаллар китерегез. Болар сайлау алдында калган балага булышыр. Гаиләгездә тәмәке тартуга каршы көрәш буенча уртак план төзү дә үз нәтиҗәсен күрсәтми калмаячак.

Бала белән бергә тәмәке тартуга бәйле барлык кимчелекләрне, шул исәптән финанс чыгымнарын да исәпләп карагыз. Тәмәкедән баш тартса, аны көткән финанс файдасын күрсәтү һәм сакланган акчаны файдалырак әйберләргә сарыф итү турында аңлату комачауламас.

 Физик активлыкны һәм баланы кызыксындырган башка файдалы хоббиларны санап үтегез. Класс җитәкчесе белән мәктәптә никотинлы продукция куллануны профилактикалау буенча лекцияләр үткәрү мөмкинлеге турында сөйләшегез.

Әгәр яшүсмергә яшьтәшләре басым ясаса, тәмәке тартмыйча, үзеңне башкача таныту  вариантларын атагыз. Әгәр бала үзенең яңа гадәтеннән баш тартырга  әзер булса да, үзе моны эшли алмый икән, белгеч (психолог) ярдәмен тәкъдим итегез.

 Баланың яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләренә игътибар итәргә, буш вакытын ничек үткәрүен ачыкларга кирәк. Аны «юк» дип әйтергә һәм яшьтәшләренең йогынтысына каршы торырга, үз фикереңдә тора белү —тәмәке тартуга караганда көчлерәк характер күрсәткече булуына өйрәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев