Яңгыр гөмбә үстерә
Коры һава торышыннан соң яңгырларны Аллаһ бүләге итеп кабул иттек.
Үсемлекләр тернәкләнеп, дөньялар яшелләнеп, һавалар сафланып китте һәм урман ите – гөмбәләр эшләпәләрен калкытты. Табигать – анабызның әлеге нигъмәтенә өстән генә караучылар да бар. Янәсе, ит кебек булса – аны бүреләр ашар иде. Болай уйларга ашыкмагыз, ул андый ук яраксыз һәм файдасыз түгел.
Гөмбә – кыйммәтле туклыклы продукт, ул безнең рационга төрлелек кертә һәм организмны туклыклы матдәләр белән баета. Гөмбәләрнең барлык төрләрендә дә клетчатка бар, ул ашкайнатуны яхшырта, кандагы глюкоза дәрәҗәсен киметә. Кеше организмында кальций һәм фосфор алмашуын көйли һәм бигрәк тә көзге-кышкы чорда җитми торган иммунитетка уңай йогынты ясый торган Д витаминына баета.
Аларда калорий юк диярлек. Шуңа күрә ябыгырга теләүчеләр өчен дә кулай ризык: аны ашап күп туклыклы матдәләр аласыз, үзегезне озак вакыт тук хис итәсез һәм бер грамм да артык авырлык җыймыйсыз.
Гөмбәне дөрес, экологик яктан чиста урыннардан гына җыярга һәм ышанычлы, белгән кешеләрдән генә сатып алырга кирәк. Чи килеш кулланмаска тырышыгыз, чөнки аңарда, җылынганда юкка чыга торган агаритин агуы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев