Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яңа ел төне озын, чамалап ашагыз һәм эчегез.

Табиб кисәтә!

25 декабрь - 7 гыйнвар -  Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь куллануны профилактикалау атналыгы (подзаг.)

Алкоголь проблемасы бик җитди тора: 200дән артык авыру аны дөрес кулланмауга бәйле, ә төрле авырулар барлыкка килүгә керткән өлеше 5тән 75 процентка кадәр.

Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре күрсәтүенчә,  агулануларның төп өлешен этил спирты белән агулану тәшкил итә. Башка агуларга, шул исәптән метанолга да азрак процент туры килә. Статистикага караганда, Яңа ел бәйрәме алкоголь куллануга бәйле проблемалар саны буенча лидер.

Яңа ел табынының алтын кагыйдәләре:

  • Ач килеш бәйрәм табыны артына утырмагыз. Аппетит уйнау һәм алкоголь тәэсирендә артык ашала, шуңа күрә Яңа ел төне алдыннан көн дәвамында көндәлек режимны саклау мәҗбүри;
  • Ризыкны чиратлап ашагыз - башта салат, аннары туклыклыларына һәм кайнарларына күчегез. Бәйрәм ризыкларыннан ләззәт алу өчен, тәлинкәгә гадәти порциянең өчтән бер өлешен салыгыз;
  • Ашар алдыннан бүлмә температурасында чиста су эчегез - бу ашкайнату системасын активлаштыра. Салкын эчемлекләр, киресенчә, ашкайнату органнарының, аеруча ашказаны асты бизенең эшен тоткарлый. Моннан тыш, су кандагы алкоголь дәрәҗәсен киметәчәк, организмның сусызлануын киметәчәк һәм токсиннарны чыгарырга ярдәм итәчәк;
  • Татлы ризыкны һәм десертны төп ризыкларны ашаганнан  соң 1,5-2 сәгать узгач бирү  кирәк;
  •  Бәйрәм өстәленә куелган ашамлыкларны аз-азлап кына ашагыз, чөнки Яңа ел төне озын!

Бәйрәм төнендә алкогольле эчемлекләр кулланмау яхшырак, чөнки кичке 22.00 сәгатьтән соң ашказаны-эчәк системасы эше кискен акрыная, һәм алкоголь бик начар эшкәртелә, аның таркалу продуктлары организмда тәүлектән артык тоткарлана. Алкоголь хәтта аз дозада да бик агулы матдә, һәм җиңелчә исереклекнең беренче, эйфория стадиясеннән соң икенчесе килә, ул үз-үзеңне контрольдә тотуны югалту, координацияне бозу һәм адекват булмаган тәртип белән бергә бара. Моннан тыш, алкоголь майлы ризыклар һәм татлы газлы эчемлекләр белән бергә күп кенә хроник авыруларны кискенләштерә, кан басымын күтәрә һәм йөрәк ритмын боза. Шулай ук андый эчемлекләрне күп кулланганнан махмыр барлыкка килүен дә онытмаска кирәк. Табиб-наркологлар әйтүенчә: «махмыр грипп, хирургия наркозы һәм сәгать пояслары алмашыну белән бер рәттә тора".


Бәйрәм «тәмен» бозмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

  • Бәйрәм алдыннан яхшы йокларга тырышыгыз;
  • Бәйрәм мәҗлесе алдыннан ашап алыгыз - ач килеш спиртлы эчемлек эчү бик куркыныч! Табынга утырырга  3-4 сәгать кала карабодай, бодай яки солы боткасы ашау яхшы, аларда алкогольне сеңдерүне акрынайта торган җепсел бар;
  • Алкогольле коктейльләрдән тыелыгыз - алар  интоксикация үсешенә китерә;
  • Тостлар арасында паузалар ясагыз - биегез, конкурсларда катнашыгыз, аралашыгыз, саф һава суларга чыгыгыз. Физик активлык кан әйләнешен һәм матдәләр алмашу процессын стимуллаштыра һәм алкогольне тизрәк эшкәртергә булыша;
  • Бәйрәм төненнән соң сәламәтлекне алкоголь кулланып торгызырга кирәкми - организм этанолның таркалу продуктларын эшкәртүдән алкогольнең яңа порциясен дезактивацияләүгә күчәчәк, бу исә исереклекне кичектереп торачак, әмма аннан коткара алмаячак.

Яңа ел төне - елның иң көтелгән төннәрнең берсе. Аны артык ашау-эчү белән күңелсезләргә ярамый.

Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе табибы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев