Яман шешне тәмәке китереп чыгара
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, үпкә рагыннан елына 1,8 миллион кешенең гомере өзелә
Табиб кисәтә!
Үпкә рагы – ракның иң киң таралган һәм куркыныч формасы, ул бөтен дөньяда үлемнәрнең күп өлешен тәшкил итә. Башка яман шешләрдән аермалы буларак, ул башлыча экзоген (тышкы) характердагы авырулар исәбенә керә. Шушы куркыныч авыру турында без Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова белән сөйләшәбез.
– Валерия Владимировна, үпкә рагының барлыкка килүе нинди сәбәпләргә бәйле?
– Дөньяда үпкә рагы белән авыручылар саны ХХ гасыр башында 100 авыру очрагыннан хәзер 2,2 миллионга кадәр арткан. Үлемнәрнең 80 проценты тәмәке тарту белән бәйле. Шул ук вакытта пациентларның 50 проценты операциядән соң да бу гадәтеннән баш тартмый. Хайваннарда ясалган экспериментлар күрсәткәнчә, тәмәкедә булган берничә миллиграмм матдәнең бер тапкыр бирелә торган дозасы 100 процент очракта тычканнарда һәм күселәрдә яман шеш китереп чыгара.
Үпкә рагы барлыкка килү куркынычы көненә 25 данә тәмәке тартканда 3-4 тапкыр арта. Исбатланганча, икенчел яки «пассив» тәмәке тарту шулай ук үпкә рагын китереп чыгарырга сәләтле. Немец галимнәре тикшеренүләре күрсәткәнчә, төтенле урыннарда булу тәмәке тартмаучыларның үпкә рагы үсеше куркынычын 30 процентка арттыра. Япония галимнәре әйтүенчә, ирләре көненә 14 тәмәке тарткан хатыннарда үпкә рагы барлыкка килү куркынычы 1,4 тәшкил итә, ә 20дән артык тәмәке тартканда – 2,0. Актив тәмәке тартучыларның хатыннары тәмәке тартмаучыларныкына караганда уртача 4 ел иртәрәк үлә. Тәмәке тартучы ата-аналарның балаларында лимфома барлыкка килү куркынычы арта, ә бу процесска ананың тәмәке тартуы күбрәк йогынты ясый.
Бүгенге көндә тәмәке тартудан баш тарту онкология патологиясе үсеше ихтималлыгын, урта яшьтә дә тәмәке тартуны туктату яман шештән үлү куркынычын киметә. Мәсәлән, әгәр дә гомер буе тәмәке тарткан ир-атларның үпкә рагыннан үлү куркынычы (70 яшькә кадәр) 16 процент булса, 60 яшьтә ташлаучылар арасында бу күрсәткеч 11 процент тәшкил итә. 50 һәм 40 яшьтәгеләр арасында үпкә рагыннан үлү куркынычы 5 һәм 3 процентка кадәр кими. 30 яшьтә ташлау 70 яшьләрдә рактан үлү куркынычын 8 тапкыр киметә! Онкологлар әйтүенчә, тәмәке тартудан баш тарту рактан үлемне 30-35 процентка киметәчәк, моңа хәтта иң алдынгы һәм кыйммәтле дәвалау ысуллары ярдәмендә дә ирешеп булмый.
– Әгәр дә тәмәке тартуны шунда ук ташларга ихтыяр көче җитмәсә, наркологлар нинди киңәш бирә?
– Моның өчен тәмәке тарту санын минимумга кадәр киметергә кирәк, әйтик, 5 данәдән артык тартмаска. Аннан соң тәмәкене тартканда тирән итеп суламаска – бер тәмәкене тирән итеп 3 кенә суырырга. Шулай ук тәмәкедән башка буш көннәр ясарга – атнага бер көн булса да бөтенләй тәмәке тартмаска киңәш ителә. Диетага күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчәләрне кертергә кирәк.
Сүз уңаеннан, йөзем кабыгыннан алынган табигый антибиотик Ресвератрол үпкә рагын профилактикалауда яхшы нәтиҗә күрсәткән. Мондый нәтиҗәгә Швейцариядәге Женева университеты галимнәре килгән. Тәмәке тартудан баш тарту – яман шешне профилактикалау һәм дәвалауның иң мөһим компоненты. Тәмәке тартудан тыш, үпкә онкологиясенең модификацияләнә торган куркыныч факторларына баланссыз туклану, гиподинамия, ультрафиолет нурланыш, алкоголь куллану һәм артык тән авырлыгы керә. Аларның йогынтысы сәламәт яшәү рәвешен үзгәртү аша көйләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев